Агрызский муниципальный район Республики Татарстан
Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.
Корреспондент:
— Музей Агрыза
Адрес корпункта: РТ, г. Агрыз, ул. К. Маркса, д. 7а, в здании МБОУ СОШ № 4 г. Агрыз, тел. 8(85551)2-27-57, muzei.agryz@yandex.ru
Ответственный за корпункт: директор МБУК "Музей" - Шакирова Рамзиля Салиховна
Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.
Иж-Бубыйда ирләре сугышка китеп, яу кырыннан кайта алмагач, аларга тугрылык саклап гомер иткән, итәк тулы балалары белән ялгыз калып та, сабыйларын дәһшәтле елларда саклап калып үстергән, кеше иткән хатын-кызлар бихисап. Шуларның берсе - Рәкыя Шәймәрдан кызы Җиһангәрәева.
Безнең бабай Сәитҗан Әскәров якты дөньяда нибары 45 ел гына яшәп калган. Әмма ул төзегән өйләр, казыган коелар Исәнбайда әле хәзер дә бар. Иң мәһиме, ул - гаиләдәге бердәнбер ир-ат, 18 яше тулуга үзе теләп фронтка китеп, канкойгыч бәрелешләрдә зур батырлыклар күрсәткән солдат. ИКЕСЕНӘ ДӘ - ТУКСАН БИШ
Әнә шулай ди Уразайда яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Сания апа Гарифуллина. “Тормышта авырлыкларны күп күрдем, әмма зарлануны белмәдем. Кулымда эш, күңелемдә һарчак якты моң булды”, - ди хәзер дә җыр-моңны юлдаш итеп гомер кичерүче Сания апа. Туган авылы Барҗы тирәсендәге урман-кырлар, болын-аланнар сабый чагыннан ук таныш аңа.
Фәния Мөхәммәтшина Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш темасына бер дистәгэ якын рәсем ясаган. «Алар арасында иң кадерлесе - атиемнең сүрәте», - ди рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче Фания ханым. БЕРЛИНГА КАДӘР Аның әтисе Фәхретдин Мифтахетдинов, фронт юлларын узып, Берлинга кадәр барып җиткән кыю солдат. Күрсәткән батырлыклары өчен ул I, II дәрәҗә Дан, ике тапкыр Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Роза Нәбиуллинага 90 яшь тулды. “Шушындый катлаулы чорда да тәбрикләргә онытмаганнары өчен рәхмәт. Район башлыгының котлауларын һәм буләкләрен алгач бик сөендем. Тыл ветераннарына бирелүче 55 мең сум акчаны да вакытында китерделәр”, - ди Роза апа. Тумышы белән Мордывый авылыннан ул. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, җиде сыйныфны Тирсә мәктәбендә тәмамлый.
Гали авылыннан Бөек Ватан сугышына 50 ир-егет китә. Фронт кырларында 37 авылдашыбыз һәлак була. Кызганыч, Җиңунең 75 еллыгын бер генә сугыш ветераны да күрә алмады. Тыл ветераннарының да сафы елдан-ел сирәгәя. Авылыбызда алар икәү генә калды инде: Нәсимә Фәрхушина һәм Фәридә Мөхәммәтҗанова.
Рифкать Гайнуллин - Бөек Ватан сугтышы ветераны, Дан орденының тулы кавалеры. БАРҖЫ ЕГЕТЕ Ул 1924 елда Барҗыда туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Әмма укуын тәмамлый алмый, сугыш башлана. Егет, туган авылына кайтып, берара элемтә бүлеге мөдире булып эшли. 1942 елның җәендә армиягә алына. Запас полкта минометчылар курсын тәмамлый. 1943 елда аларның часте Курск дугасында урнашкан 1089нчы укчылар полкы составына кушыла.
Бөек Җиңу бәйрәме якынлашканда мин күптәнге хыялымны тормышка аптырдым: ВКонтакте социаль челтәрендә «Кадыбаш авыл җирлегенең тыл ветераннары» дигән аерым бит булдырып, биредә сугыш чорында тылда Җиңүуне якынайту өчен ал-ялны белми эшләгән ветераннарыбыз турында мәгълүматлар куя башладым.
Бу хат тыл ветераны Искәндәр Латыйповка багышлап язылган. Бабай, бабыкаем... Үзең исән булсан, Искәндәр бабам, без сиңа шулай дип дәшәр идек. Бөек Җиңүнең 75нче язы житте. Аяз тыныч күкләр, ямьле язлар, бәхетле балачак... Безнең рәхәт, күңелле тормышта яшәвебездә синең дә өлешен бик зур.
60нчы елларда Тирсә конторы янында (наратларын таныгансыздыр) төшерелгшән бу фотода Биектау авылының Бөек Ватан сугышында утны-суны кичкән ике фронтовигы сурәтләнгән. Ә туган авылымнан сугышка китүчеләр саны - ике йөздән артык. ӘТКӘЕМ МИННӘХМӘТ