- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
60нчы елларда Тирсә конторы янында (наратларын таныгансыздыр) төшерелгшән бу фотода Биектау авылының Бөек Ватан сугышында утны-суны кичкән ике фронтовигы сурәтләнгән. Ә туган авылымнан сугышка китүчеләр саны - ике йөздән артык.
ӘТКӘЕМ МИННӘХМӘТ
Уң яктагысы әткәем - Миннәхмәт Хәлитов. Ул 1942 елны Көнчыгыш фронтына алына, Япон сугышында катнаша. “За боевые заслуги”, “За победу над Японией” медальләре белән бүләкләнә. Камилә әбиемнең кесәсенә салып җибәргән Коръән аятьләре саклагандыр, 1947 елны ефрейтор званиесендә исән-сау авылга кайта.
Балачакта әткәйне сугыш турында сөйлә дип аптырата идем. “Разведкага баргач засадага эләктек. Салкын сазда яттык. Ашарга юк, бакалар суырдык” дип сөйләгәне искә төшсә, әле дә тетрәнеп куям... Бәхетләренә каршы, хәлсезләнгән сугышчыларны коткаралар.
Әгерҗе районы тарихы һәм мәдәни мирас музеенда кызылармияче әтиебезнең “Хәрби казанышлар ечен” медале белән бүләкләнүе турында документлар саклана. Анда аның җәяүлеләр взводы разведчигы булуы, бер төркем үлемгә хөкем ителгән японнарны юкка чыгаруы турында да мәгълүматла бар. Форсаттан файдаланып, музей белән озак еллар җитәкчелек иткән Рәмзилә Шакировага рәхмәт сүзләре әйтү урынлы булыр. Аның ярдәме белән Биектаудан уналты солдатның орден-медальләре турындагы приказларын, наградной листларын барладык.
“Фронтта чыныккан дуслык - чын дуслык” дип юкка гына әйтмиләр. 70нче еллар ахырында Александров Петр исемле дусты әткәйне эзләп таба. "Мы служили с тобой в разведвзводе. Командиром был старший лейтенант Меньшиков Владимир, командир отделения Патрушев Павел...” Һәм барлык сугышчан дусларын исемләп язган әлеге хатны бик кадерләп саклыйбыз.
Әнкәем Салисә белән Мәскәудә фронтовик дустында кунакта булып та кайттылар.
Сугыштан соң әткәй авылның беренче белемле механигы була. Ул техникага мөкиббән иде: авылда беренче мотоциклны да, машинаны да ул алды. Башта Арча районының “Урнәк” совхоз-техникумында киң профильле механизатор һөнәренә ия була. Чирәм җирләрне күтәрүдә эшли. Әмма аның белем алуга теләге бик көчле була. Ничек итсә итә, 7 классны тәмамлау турында аттестат юнәтеп, читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Ничек кенә тәмамлый әле, “отлично”га! Аның фотосы озак еллар техникумның Мактау тактасында эленеп тора.
Әлбәттә, аның бу уңышларында әнкәйнең дә өлеше зур. Аларның бергәләп контроль эшләр башкарганы - әле дә күз алдында. Күренекле галим Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына “әгәр сез берәр уңышка ирешкән кешене күрсәгез, шуны белегез: аның артында җәмәгате булыр” димәгән.
ГАРМУНЧЫ ВӘЛИ АБЫЙ
Фотодагы икенче кешеавылның легендасы Вәли абый Фәйзуллин. Ул 1939 елда Финсугышына алына, Бөек Ватан сугышында Малая земля, аннан Көнчыгыш фронтта сугышларда катнаша. “За отвагу”, “За победу над Японией” медальләре белән бүуләкләне.
Вәли абый виртуоз гармунчы иде. Сугышка кадәр ул Казанда Фәйзулла Туишев җитәкчелегендәге гармунчылар курсында белем ала.
Малая земля фронтында политрук Леонид Брежнев белән очраша ул. “Ты знаешь, Вали, после войны жизнь будет очень хорошая” дип дәртләндерә иде ул мине”, дип сөйләгәнен авылдашлар әле дә хәтерли.
Гомумән, Вәли абый - тарихи шәхес. Ул авыл йортларына Ильич лампочкалары яктыртуда катнашкан. 60нчы елларда Тирсәдә авыл Советы рәисе булып эшли. Әллә нинди консерваторияләр тәмамлаган кешеләр дә татарның үзәк өзгеч моңлы җырларын, сикереп төшеп биетерлек дәртле көйләрен аның кебек шулай күңелләрне кузгатырлык итеп уйнамас. Әйе, чын талант иясе иде Вәли абый. Тирә-як авылларда аның гармунына кушылып биемәгән-җырламаган кеше калды микән?! Ул, авылдагы барлык ир-егетләрне гармунда уйнарга өйрәтеп, музыкага гашыйк итте. Районыбызның талантлы гармунчысы, авылдашыбыз Альберт Муллахмәтовның да остазы - Вәли абый.
БЕЗ АЛАРНЫ КҮРЕП ҮСТЕК
Биектау авылыннан Бөек Ватан сугышына 200дән артык кеше киткән. Шунын 80ән артыгы яу кырында ятып калган. Бүгенге көн карашыннан уйласаң, кеше гомере өчен 4 ел күп тә түгел. Ә фронтовиклар өчен ул - тулы бер чор, тормышларының гомергә онытылмас өлеше. Без алар сөйләгән истәлекләрне ишетеп, чулак Арсланов Фатыйх, Исмәгыйлов Якуб, Гатауллин Гата, аяксыз Зарифуллин Хәлиулла, Миннәхмәтов Мәгъсум, Әхмәтгәрәев Газелгәрәй, Вәлиәхмәтов Хаҗиәхмәт абыйларны күреп, аларны жәлләп үстек. Бәлкем, шуңа күрә дә йомшаграк күңелле, кешене кызганучан, ярдәмчел булып формалашканбыздыр. Бу язмам аларга дога булып ирешсен иде.
Эльза Сибгатова