Бөек Җиңу бәйрәме якынлашканда мин күптәнге хыялымны тормышка аптырдым: ВКонтакте социаль челтәрендә «Кадыбаш авыл җирлегенең тыл ветераннары» дигән аерым бит булдырып, биредә сугыш чорында тылда Җиңүуне якынайту өчен ал-ялны белми эшләгән ветераннарыбыз турында мәгълүматлар куя башладым.
Уйлап карасак, җирлегебездәге зур булмаган Касай авылында гына сугыш вакытында 162 кеше эшләгәнлеге билгеле. Ә Яна Эсләк һәм Кадыбаш авылларындагы тыл хезмәтчәннәрен дә кушсак, әлеге сан күпме булыр иде икән?! Төп максатым да, кызтанычка каршы, елдан-ел кимеп баручы җирлек ветераннарын туплау, вафатларын искә төшерү, алар һәм бу чор кешеләре күргән газап-авырлыклартурында авылдашларга, читтә яшәүче якташларга, үсеп килүче буынга җиткерү иде.
Әлеге хыялымны социаль челтәрләр аша төрле төбәкләрдә яшәүче якташларга җиткердем. Нәтиҗә озак көттермәде: минем социаль челтәрләргә әти-әниләре, апа-абыйлары, туганнары турында язылган хәбәрләр һәм фотосурәтләр килә башлады. Аларга Җиңунең 60 еллыгы уңаеннан авылыбыздагы һәр ветеран турында җыелган мәгълуматларны да өстәгәч бик матур язмалар туды. Бүгенге көндә әлеге биткә фотосурәтләре белән сиксәннән артык ветеран турында язма урнаштырылды.
Иң куандырганы - тыл ветераннары турындагы әлеге сәхифә кадыбашлыларны бик кызыксындырды. Һәр көнне йөздән артык кеше, әлеге биткә кереп язмаларны укый, авылдашларны искә төшерә, алар белән бәйле хатирәләрне барлый. Миңа жҗибәргән смс-хәбәрләрдә дә күз яшьләре аша әйтелгән рәхмәт сүзләре чагыла.
Бу эш әле ел буена дәвам итәчәк. Мин хәзер үз алдыма бер генә ветеран да онытылып калырга тиеш түгел дигән бурыч куйдым. Һәм без уртак тырышлык белән әлеге максатыбызга да ирешербез дип уйлыйм. Бу дәһшәтле елларда газап-михнәткә, ачлык-ялангачлыкка карамыйча илебезгә азатлык яулау өчен көн-төн тырышкан олы йөрәкле авылдашларга тирән хөрмәт билгесе булсын иде.
Фәридә Каюмова