- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
1939нчы елның Әгерҗе шәһәрендә туган. «Әтием сугышка киткәндә миңа әле 3 кенә яшь була. Туган йортыбыз ул чакта элекке «Авангард» кинотеатры янында иде. Ул йорт әле дә исән, аның яныңнан узганда мин хәзер дә дулкынланам, тамакка төер тыгыла. Әлеге йортта яшәгәндә кечкенә булсам да, тәрәзә каршыннан яшусмерләрнең рәт-рәт тезелеп, «Встравай, страна огромная!» дип җырлап узулары - бүген дә исемдә. Ул чакта мин бу җырның мәгънәсен аңламаганмын, әлбәттә.
Ул еллардан соң, күпме вакыт узса да, әниемнең чөгендер сабагы, кычыткан кушып пешергән ашының, өшегән бәрәңгедән әзерләгән кәлҗемәнең тәме але дә авызымда торган сыман.
Беренче сыйныфка мин, сугыш тәмамлангач,1946 елда кердем. Мәктәптә кышын котып суыклары иде. Язу карасы ката. Дәфтәр юк, гәзитне дәфтәр итеп тегеп, юл араларыны язабаз. Өченче сыйныфта ике ел укыдым. Юк, укуым яхшы иде, ләкин өстемә кияргә булмагач, кышын мәктәпкә йөри алмадым. Әле ярый күршебез - бик тә мәрхәмәтле Сабирҗан абый Мөстәхимов бар иде. Ул безне мунчага чакыра, кулыннан килгәнчә булыша иде.
Әти сугыштан кайтканда тормышыбыз бик ярлы, авыр булгандыр инде. Ул безне ачлыктан саклап калу өчен, йортыбызны мунчага охшаганрак бер йортка һәм берничә капчык онга алыштырды. Ул йорт сазлыкта идә, җәен идән астында бакалар сайрый. Әти дә кайткач, сыерыбыз да булгач, тормышлар бераз рәтләнгән кебек булды. Ләкин өскә - башка кияргә юк иде. Кышын мәктәпкә аягымны чолгауга урап, резин итек белән йөрдем. Мәктәптә аяк тирли, салкынга чыккач ката. Аяк бармакларымны өшеткән чаклар да булды. Кайбер укытучылар, кызганып, киез итекләрен киеп торыргы бирәләр иде. Өстә сырма, башта әни катлап бәйләткән чүпрәк. Бияләйнең нәрсә икәнен соңрак кына белдем. Салкында кызарган кулларымны күреп, нигә кулыңа кимисең, дисәләр, «туңмый» ди торган идем.
Әти кайткач, гаиләбез ишәйде. Без сигез бала үстәк. Гаиләгә бераз ярдәмем тисен, дип, 13 яшемнән җәен тимер юл ОРСы филиалына эшкә урнаштым. Ә аннан безне Тирсәгә көлтә бәйләргә җибәрделә. 1 сентябрьдә мәктәпкә барырга кирәк, колхоз рәисе Миннемулла абый Йосыпов җиберми.«Мин укудаң тагын калам инде», - дип елый башлагач кына Әгерҗегә кайтарып җибәрде.
Унынчыны тәмамлагач, Әгерҗедәге «Интернационал» колхозына үзем эш сорап бардым. Әти - сугыш иванлиды, әни өйдәгесен карый, эне-сеңелләрне аякка бастырырга булышмый булмый бит. Шулай итеп, колхоз басуында эшли башладым. Менә бу фото да шул ваккатта басуда эшләгендә төшкән фото. Аякта әтинең 41нче үлчәмле кирза итеге. Фотога төшкәндә мин аны итәгем белән каплаганмын.
Басуда эшләр тәмамлангач, ат арбасына төяп, безгә бәрәңге һәм яшелчә бирделәр. Аларны өйгә алып кайтканда ничек шатланганымны белсәгез... Кыр эшләреннән соң, Дәүләт банкына өйрәнчек булып эшкә урнаштым. Читтән торып Казан хисап-кредит техникумын тәмамладым. 41 ел буе, эшемне яратып, шушы банкта алтмы шым тулганчы эшләдем. Ирем Рафаэль (урыны оҗмахта булсынын) белән тату гомер итеп, өч кыз, җиде онык үстердек.
Без күргән авырлыкларны сәйләгендә алар тын да алмый тыңлыйлар. Теләгем бер генә: без кичергәннәрне, ачлыкны аларга күрергә язмасың Бүген, ялкау булмасан, башыңңы эшләтсән, менә диген итеп яшәргә була».