- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Безнең бабай Сәитҗан Әскәров якты дөньяда нибары 45 ел гына яшәп калган. Әмма ул төзегән өйләр, казыган коелар Исәнбайда әле хәзер дә бар. Иң мәһиме, ул - гаиләдәге бердәнбер ир-ат, 18 яше тулуга үзе теләп фронтка китеп, канкойгыч бәрелешләрдә зур батырлыклар күрсәткән солдат.
ИКЕСЕНӘ ДӘ - ТУКСАН БИШ
Быел илебездә мөһим вакыйгалар билгелап үтелгән елны без дә буыннардан буыннарга күчә торган истәлекле эш башкару нияте белән яндык. Иң, яхшысы, фронт юлларын узган бабабыз турында китап чыгару булыр дигән уртак фикергә килдек. Әгәр исән булсалар, 2020 елны әби-бабабыз дулкынланып каршы алырлар иде. Сугыш ветераны Сәитҗан бабайның август аенда, җиңүне якынайтуга тылда бик зур өлеш керткән Галия әбинең Бөек Җиңү бәйрәме билгеләп үтелгән 9 Майда 95 яшьлек олуг юбилейлары булыр иде.
БЕРДӘНБЕР МАЛАЙ
«Минем бабайның язмышы» китабында Сәитҗанның балачагыннан алып гомеренең соңгы көненә кадәр мәгълүматлар, истәлекләр тупланган. Өч кыздан соң 1925 елда дөньяга килгән ул. Аннан тагын бер кыз бала туган (сүз уңаеннан: туганнары - Гөлҗиһан, Мәмдоһа, Һәдия, Наҗия, сугыш вакытында бригадир, комбайнчы, тракторчылар булып эшләп, орден-медальләр белән бүләкләнгәннәр).
Гаиләдәге бердәнбер малай Сәитҗан 4 сыйныфны тамамлауга колхозда эшли башлый. Авыл осталарыннан агач эшенә өйрәнә. Сугыш башланганда Сәитҗанга 16 яшь була. Әлеге коточкыч хәбәр килеп ирешкәндә бөтен авыл Сабан туен бәйрәм итә. Икенче көнне үк Исәнбайдаң 70 ир-ат фронтка алына. Авылның төп терәге булып Сәитҗан кебек үсмерләр кала.
ЙӨЗ КЫРЫК ЧАКРЫМ ЮЛ
43нең августында Сәитҗанга да 18 яшь тула. Егәре ташып торган егет бу көнне түземсезлек белән көтеп ала. Ә ана йөрәге ничек өзгәләнде икән?! Чөнки бу вакытта инде сугышка киткән авылдашларның бик күбесенең һәлак булуы, хәбәрсез югалуы турында өчпочмаклы хатлар килгән була. Газиз улын Ижау полигонына хәрби өйрәнүләргә алып киткәч тә, аны күрергә дип әнисе - Шәмсиямал әби җәяүлап шунда юнәлә. 140 чакрым аның өчен чик булмый. Сәитҗан шул чакта әнисенә солдат паекларын һәм сабыннар биреп җибәрә. Ул авылда калган кыз туганнарына әнә шулай аз булса да ярдәм күрсәтә.
БАТЫР СОЛДАТ
Көз көне Сәитҗанны фронтка җибәрәләр. Ул икенче Белоруссия фронтына эләгә. 120нче укчы гвардия дивизиясе составында сугыша. Гади солдат, укчы була. Узган ел Исәнбай мәктәбенең тарих укытучысы, музей җитәкчесе Гүзәл Зәйнуллина «Халык батырлыгы» ачык порталында бабагыз турында мәгълүмат таптым, кереп карагыз, дигәч, әлеге сайттан бабайга кагылышлы фәрманны эзләдек. Анда «Өченче батальон укчысы Әскәров Сәитҗан 1944 елның 10 октябрендә Пружки авылы өчен барган бәрелешләр вакытында немец солдатларын юк итте. Ватан өчен сугышта яраланды», дип язылган. Һәм әлеге каһарманлып өчен ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Солдат Сәитҗан шул медальне тагып төшкән фотосын авылга - туганнарына да сала. Бүгәндә көндә бабайның сакланып калган фотосүрәтләре арасында анысы - иң кадерлесе.
Гүзәл Зәки кызы ярдәмеңдә без бүгенге көнда Минск hәм Саратов шәһәрләрендәге музейларда җиңү өчен бабабыз көрәшкән дивизия хакында без мәгълүмат тупланган булүыда белдек.
КОЕ КАЗЫЙ, ЙОРТЛАР САЛА
Сәитҗан, сугыштан соң армия хезмәтен үтәвен дәвам итеп, туган якларга 1947 елда гына әйләнеп кайта. Авылның иң чибәр һәм иң тыйнак кызга Галия белән гаилә корып биш балага - бер кыз һәм дүрт малайга гомер бүләк италәр. Бердәнбер кызлары – безнең әнкәй Фәридә. Балта остасы булган бабай авылдашларга йортлар сала. Әмма дошман белән күзгә-күз очрашканда да исән калган бабайның гомере, ни кызганыч, озын булмый. Кирпеч заводында эшләгәндә ул 45 яшендә фаҗигале төстә вафат була. Галия әбигә биш баланы ялгызыаякка бастырырга туры килә.
Исәнбайдә батыр авылдашлар хөрмәтенә куелган Хәтер тактасында Сәитҗан Әскәровның исеме иң беренче тора. Без - оныклар һәм оныкчыклар, аның фотосурәтен тытып, ел саен 9 Майда «Үлемсез полк» акциясенә чыгабыз. Батыр бабабыз турында балаларыбызга сөйлибез, аның исемен, әнә шулай, нәселебез дәвамчыларына тапшырунда бурычыбыз дип саныйбыз.
МиләүшәЯгъфәрова