Рифкать Гайнуллин - Бөек Ватан сугтышы ветераны, Дан орденының тулы кавалеры.
БАРҖЫ ЕГЕТЕ
Ул 1924 елда Барҗыда туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлап, Казан
авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Әмма укуын тәмамлый алмый, сугыш башлана.
Егет, туган авылына кайтып, берара элемтә бүлеге мөдире булып эшли. 1942 елның җәендә армиягә алына.
Запас полкта минометчылар курсын тәмамлый. 1943 елда аларның часте Курск дугасында урнашкан 1089нчы укчылар полкы составына кушыла.
КУРС ДУГАСЫНДА
Яңа килгәннәрне бер сафка тезеп: “Кемнәр разведкада хезмәт итәргә тели, бер адым алга чыксыннар”, - дигән әмер бирәләр. Гайнуллин һәм тагын икәү чыгалар. Егетләрне разведвзводка алалар, ике-өч атна укытып беренче заданиегә җибәрәләр.
Тулаем алганда, полк разведчигы Гайнуллин дошман тылына тугыз тапкыр бара, анда 150 тәүлек була. Фронт линиясен унсигез тапкыр кисеп чыга, алты “тел” алып кайта. Юкка гына сугыш тәмамланганда разведчикларның взвод командиры, өлкән сержант Рифкать Гайнуллинның күкрәгендә өч Дан ордены балкымый.
ХӘРБИ ЧЫНЫГУ
Яшь солдат хәрби чыныгуны 1943 елның язында ала. Рыльск шәһәре районында төнлә разведчиклар Сейм елгасы аша көймәдә “тел” алырга китәләр һәм засадада калалар. Шунда дошман дозорын күреп алалар. Алдан офицер, арттан ике солдат бара. Солдатларны тавыш-тынсыз гына алалар, ә офицер төркем командирына атарга өлгерә. “Тел”ләрне бэйләп, бер көймәгә салалар. Икенчесенә һәлак булган командирны урнаштыралар. Частька имин генә кайтып җитәләр.
ДОШМАН ТЫЛЫНДА
Курск янында бәрелешләр башланырга бер ай кала Рифкатьне 60нчы армиянең аерым разведка төркеменә күчерәләр. Алардан бик күп мәгълүмат таләп ителә. Дошман тылына кереп тирән разведка ясау кирәк була. Яңа төркем оештырыла, аның составына Рифкать тә керә.
Разведчиклар фронт линиясен кисеп чыгалар, фашист гаскәрләре янына урнашалар һәм рация буенча армия штабына бик тә мөһим мәгълүматлар җибәреп торалар.
Төркемгә тылдан чыгарга туры килми. Алар, үз армияләренә кушылыш, алга таба хәрәкәт итәләр. Рифкать һәм аның кыю төркеме Днепрны алуда, Украина башкаласын азат итүдә катнаша. Житомир шәһәре янында янә дошман тылына урнашалар. Разведчикларга дошман постларына юлыгырга, засадаларга эләгергә, эзәрлекләүдән качарга да туры килә.
1944 елда гына алар үз төркемнәренә кире кайталар. Украинаны азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен Рифкать Гайнуллин Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан, “Батырлык өчен” медальләренә лаек була.
СУГЫШТАН СОҢ
Сугыштан соң партия мәктәбен тәмамлап, ул пропаганда эше алып бара, Алабуга район башкарма комитетын җитәкли. Аннан Алабуга пединститутында укыта. Җәмәгате Зәйтүнә ханым белән ике кыз һәм ул үстерәләр. Балалары да, алар кебек үк, гомерләрен педагогикага багышлыйлар.
Рифкать Хәйруллович берничә тапкыр Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша. Соңгы көненә кадәр иҗтимагый тормышта актив була. 2005 елда хәрби юлын мәңгеләштерү хыялы белән яна башлый һәм шул ук елны китабы дөнья күрә.
2009 елда ул вафат була. Аның исеме “Россиянең ин яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән. 2010 елда Түбән Камада аның исемен йөртүче музей ачылды. Шул ук елны аның исемендәге урамда батыр хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

