- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Иж-Бубыйда ирләре сугышка китеп, яу кырыннан кайта алмагач, аларга тугрылык саклап гомер иткән, итәк тулы балалары белән ялгыз калып та, сабыйларын дәһшәтле елларда саклап калып үстергән, кеше иткән хатын-кызлар бихисап. Шуларның берсе - Рәкыя Шәймәрдан кызы Җиһангәрәева.
Ул 1984 елда вафат булганнан соң бер китап эченнән 2 хат табыла. Гарәп хәрефләре белән язылган әлеге хатлар ире Мидхәттән икәнлеге, аларның Суслонгердан һәм сугышка китеп барганда юлдан язылган булулары ачыклана. Шунысы гаҗәп: 1979 елда, яшен сугып, Рәкыя әбинең йорты янып бетә. Өйдән берни дә алып чыга алмый калалар. Ә бу китап белән Мидхәтенең фотографиясе сакланган альбом исән! Димәк, иң кадерле нәрсәләр буларак беренче чиратта шулар коткарылган. Хатлар бүгенге көндә кириллицага күчерелгән, моны Мәрьям Шәймөхәммәт кызы Зәйнуллина башкарган иде. Бу кадерле ядкәрләр Рәкыя Шәймәрдан кызы белән Мидхәт Габдулла улының кече уллары Ренад Җиһангәрәев гаиләсендә саклана. Аның апасы Илюзия Мидхәт кызы Зәйнуллина, әтиләрен кырыс холыклы, хәтта кызу канлы кеше булган, дип сөйләгәннәре турында әйтә. Әмма Мидхәт Җиһангәрәевның гади генә итеп язылган хатларын укыгач, күз алдына хисчән, нечкә күңелле кеше килеп баса. "Яратам, сагынам", - дип кычкырып тормасалар да, аның хатындагы һәр җөмләнең сагыш һәм мәхәббәт белән сугарылганлыгын, хат авторының гаиләсен, туганнарын якын итүе ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген тоеп хәйран каласың.
Әлеге хатларның эчтәлеге белән танышырга сезне дә чакырабыз:
БЕРЕНЧЕ ХАТ.
«Кадерле Рәкыя! Йөрәгемнән кайнап чыккан ялкынлы сәламнәремне җибәреп калам. Шулай ук балаларым Илюзия, Фаатка, Ренадка бер күрергә зар булып, сагынычлы сәламнәремне җибәреп калам.
Шулай ук әнигә, шулай ук туганым Сәкинәгә бик сагынып бик күп сәлам. Шулай ук Юныс белән Рәкыягә, шулай ук балаларына бик сагынып күп сәлам. Күрше Нәгыймәләргә, балаларына күп сәлам һәм дә Наиләгә, барча балаларына күп сәлам. Шулай ук мине сораучыларга миннән күп сәлам әйтерсез. Сәлам соңында сүзем шулдыр: үзеңнең, монда килгәч, 2 хатыңны алдым. Хәзергә үзем сау-сәламәт, сезне дә шулай дип беләм. Муллахмәтне көн саен күрәм. Үзебез дә, шулай ук алар да юлга чыгарга әзерләнәбез. Бубыйлар барыбыз да бергә. Якуп кына кайда калды, анысы мәгълүм түгел. Шулай, Рәкыя, хатың юк. Әллә язмадың, әллә килмәде. Хәзергә хат язма, үземнән яңадан хат килмичә, бәлки, берәр җиргә урнашсак, язармын. Шулай, Рәкыя, безгә кайтып, бергә гомер итәргә язганмы, юкмы? Балаларны сакла. Монда кеше бик күп, бар да үлеп бетмәс әле. Гомеребез бетмәсә, бер кайтырбыз.
Юныс бер хат та язмады, вакыт тапмагандыр, ахыры. Әнвәрнең дә эше күптер, ул да язмады.
Ярый, бер-ике җыр языйм әле, гаеп итмәсәгез.
Алъяпкычың алсу-алсу,
Бик аллап алсулама.
Ятлар булыр, мин булмамын,
Җаным, ямансулама.
Билемдәге каешларым
буадыр билләремне.
Билләремә чыдар идем,
Күрә алсам илләремне.
Су буйларына төшәмен,
Аккошлар уйнаганда.
Өзелеп китәм дә ялганам,
Сезләрне уйлаганда.
Язылды алтысында, чыктык җидесендә шул герман ягына, хатны илтеп бирдем. Хуш, сау булыгыз. Сезнең гомерегезне теләп калам».
ИКЕНЧЕ ХАТ.
«Дөньяда якын булган иптәшем Рәкыягә үземнең ялкынлы сәламнәремне сөйләп калам һәм дә кадерле балаларыма аермыйча күп сәлам. Сәлам һәм дә әни белән Әнвәргә, Сәкинәгә, Юныс белән Рәкыягә, шулай ук балаларына да бик күп сәламнәремне язып җибәрәм. Шулай ук әбиләргә дә сәлам. Һәм дә мине сораучыларга күп сәлам диярсез. Янәдән үзебез сигезенә каршы төнге сәгать унберләрдә станциягә төшеп чыгып киттек.
Хәзер Ленинградка якынлашып киләбез. Мәскәү сул якта кала. Ярый, Ходай ни кушкандыр инде, белеп булмый, күрәчәкне күрми булмас. Вакыт бар чакта аз булса да хат язып алыйм дидем. Үзебезнең Әгерҗедән чыккан иптәшләр барыбыз да бергә әле. Галимов* М., Хәсән (фамилиясе укылмый), Мөхәммәтҗан, Гомәр, Муллахмәт кияү бездән калган иде әле. Икенче көннәрне чыкканнардыр инде. Ашау турысына килгәндә, ашауга да түзеп булыр иде. Мөхәммәтшаның семьясына барып әйтерсез безнең хәлләрне. Хат язмассыз, тагы хат язып булырмы юкмы, ярый хәзергә сау булыгыз, хәер-догагыздан ташламагыз... (укып булмый) ... килеп җитсәк ... (укып булмый)
Ал идек без илләрдә,
Чәчелдек чит җирләргә.
Тагы да чәчәк булыр идек,
Кайтсак туган илләргә.
Ярар, Рәкыя, хат язмый дип әйтмә, һаман эч пошкан саен яздым. Хушыгыз.
16 август, 1941 ел.»
Алсу Хисматуллина