Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Роза Нәбиуллинага 90 яшь тулды.
“Шушындый катлаулы чорда да тәбрикләргә онытмаганнары өчен рәхмәт. Район башлыгының котлауларын һәм буләкләрен алгач бик сөендем. Тыл ветераннарына бирелүче 55 мең сум акчаны да вакытында китерделәр”, - ди Роза апа.
Тумышы белән Мордывый авылыннан ул. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, җиде сыйныфны Тирсә мәктәбендә тәмамлый.
- Сугыш чоры булганлыктан, мәктәптә мылтыктан атарга да, яраларны бәйләргә дә өйрәттеләр. Мәктаптән кайткач, басуга борчак йолкырга, көлтә бәйларгә дә йөрдем. Апам фронттагы солдатлар өчен бәрәңге пешереп киптерә, печенъелар ясый иде, аңа да булыштым. Кичләрен телефонда кизү торучы әниемә дә ярдәм иттәм. Фронтка китүче, безнең авылда кунарга калган солдатларны фатирга урнаштыру өчен озатып йөрганнәр дә - истә. Колхозчыларның хезмәт көннәрен язып архивка кую вазифасын да башкардым. Җиңү өчен күңел биреп тырышып эшләдем, - дип сугыш вакытындагы хатирәләре белән уртаклашты тыл ветераны.
Авылның уңган егете Зәңгир белән гаилә коргач, Әгерҗегә күченеп, йорт төзеп керәләр. Дурт бала тәрбиялеп үстерәләр. Роза апа Әгерҗе станциясенең
4нче санлы мәктәп-интернатында җыештыручы булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та яраткан эшендә ун елдан артык эшли.
- Хезмәттәшләрем дә, җитәкчеләр дә бик хермәт итте үземне. Һаман да юбилейларымда котлыйлар, бәйрәмнәрдә мәктәпкә дәшәләр. Бу юлы да бик җылы итеп тәбрикләделәр, - дип шатлыгын уртаклашты юбиляр.
Илгә-көнгә иминлек теләп, дүрт баласының матур гаиләләренә, сигез оныгының һәм унике оныкчыгының уңышларына куанып бәхетле томер кичерә тыл һәм хезмәт ветераны. Илебез күгенең аяз булуын, якыннарына изгелек-иминлек теләп күп итеп догалар кыла.
Асия Корбангалиева
