Фәния Мөхәммәтшина Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш темасына бер дистәгэ якын рәсем ясаган. «Алар арасында иң кадерлесе - атиемнең сүрәте», - ди рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче Фания ханым.
БЕРЛИНГА КАДӘР
Аның әтисе Фәхретдин Мифтахетдинов, фронт юлларын узып, Берлинга кадәр барып җиткән
кыю солдат. Күрсәткән батырлыклары өчен ул I, II дәрәҗә Дан, ике тапкыр Кызыл Йолдыз орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
- Әтием - теп Яңа Кызылъяр авылыннан, - дип сөйли Фэния ханым.
- Сугыш башланганда Ижауның металлургия заводында мастер булып эшләгән. Хатыны яшьли вафат булганнан соң ике улын ялгызы үстерә. Шуңа күрә сугышка да 1942 елда гына китәргә туры килә аңа.
Фәхретдин данлыклы маршал Рокоссовский җитәкчелегендә беренче Беларусь укчы полкында дошманнарга карты керәшә. Пулеметчы, минометчы буларак һәрвакыт сугышның алгы сызыкларында була. Дүрт тапкыр каты яралана. Җиңү яулап алынганнан соң, туган якларга кайту теләге белән янганда тиф авыруы эләктерә. Савыгып аякка басканнан соң яңадан ике елга хәрби хезмәткә кала.
- Әти туган якларга кайтканда 1947 ел була инде. Ул малайларын эзләэп таба. Әгерҗедә кирпеч заводында мастер булып эшли. Әнием Мәдинә белән гаилә коралар. Озак та үтми әтине Кодашка - колхозны күтәрергә җибәрәләр. Һәм алар биредә төпләнеп калалар, алты бала үстерәләр. Әти 70 яшенә кадәр колхозда тимерче булып эшләде, агач эшенә бик оста иде. 1994 елда 84 яшендә вафат булды, - дип искә ала Фәния апа.
ӘТИСЕННӘН КҮЧКӘНСӘЛӘТ
Рәсем сәнгатенә сәләте дә әтисеннән күчкән, ди һәвәскәр рәссам. Бу кеннәрдә күңелендә дулкынлану, сагыну хисләре ташыганын да яшерми.
- Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашканда кулдан каләм төшми. Сугыш, батырлык, тынычлык темасына рәсемнәр туып кына тора. Кайберләрен күчереп тә ясыйм, үзем уйлап чыгарган образлар да бар. Бер дистәгә якын рәсем ясадым инде. Алар арасыңда иң кадерлесе - әтиемнең портреты, - ди
Фәния апа.
Ул әлеге рәсемнәрдән үзе эшли торган Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында «Тынычлык күгәрчене» дип аталган күргәзмә дә оештырачагын белдерде.
Үзизоляция булу сәбәпле, әлегә рәсем күргәзмәсе аның фатирында урын алган.
- Күргәзмәне “Тынычлык күгәрчене" дип атавым да юкка тугел. Илебез тыныч булсын. Эти-бабаларыбыз, әни - әбиләребез кичергән сугыш афәтен, зур югалтулар күрергә язмасын. Шигырем дә нәкъ шул турыда:
Ак күгәрчен
тынычлыкка өнди,
Һаваларда күпләп
очсыннар.
Җиребездә
сугыш афәтләре
Кабатланмас булып
тынсыннар...
МиләүшәЯгъфәрова