Фронтовиклар

ӘМИРЕТДИНОВ ЙОСЫФ (ЙОСЫП) ӘМИРЕТДИН УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Әмиретдинов Йосыф (Йосып) Әмиретдин улы, 1906 елның 23 декабрендә хәзерге Сарман районы, Иске Әлмәт авылында туган. 1920 елда әнисе Шәмсенисә уллары Йосыф һәм Таҗи белән Иске Кәшер авылына, бабалары Нургали карт йортына, яшәргә кайталар.1927 елда Йосыф Заинский РХК нан Кызыл Армия сафларына алына, хезмәт итеп кайткач авылда колхозда эшли. 1930 елда өйләнә. 1941 елның 26 июнендә Сарман РХК нан ул сугышка китә. Бөгелмә шәһәренә хәтле аны хатыны Саимә, балалары Юныс, Гариф һәм Әнәс атка утырып озата баралар.

ӘПСӘЛӘМОВ ГАРИФ ЗАКИР УЛЫ

Әпсәләмов Гариф Закир улы 1904 елда Миңлебай авылында туган. 1941 елда сугышка киткән, 1943 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден,медальләр белән бүләкләнгән. 1980 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ӘСӘДУЛЛИН ВӘЛИМ ӘСӘДУЛЛА УЛЫ

Әсәдуллин Вәлим Әсәдулла улы 1905 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка чакырыла. Артиллерист. Ефрейтор булып хезмәт итә. 1943нче елда Смоленскида, Орел юнәлешендә узган сугышларда катнаша, 1944 нче елда Польша, Германияне азат итүдә катнаша. Ике мәртәбә яралана: 1943нче елда Украина янында, 1945нче елда Берлинга җиткәндә каты яралана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнә. 1981 елда вафат.

ӘФЛӘТУНОВ ГАТА ДӘҮЛӘТШӘ УЛЫ

Әфләтунов Гата Дәүләтшә улы 1909 нчы елда Беренчемай районы, Түбән Абдул авылында туган.Бөек Ватан сугышы башланганда аның инде гаиләсе һәм балалары булган.Үзе авылның иң оста механизаторы булып, авылга беренче тракторны алып кайтырга да ул булышкан.Бөек Ватан сугышына барлык авылдашлар белән бергә Чирмешән авылына урнашкан военкомат аша китәләр.Аларны авылдашлары, туганнары Шенталадан поездга утырып киткәнче озата баралар.Әфләтунов Гата Дәүләтшә улына сугышта машинаны да , танкны да йөртергә туры килә.Нинди генә фронтта сугышсада ул батыр йөрәкле, көчле кеше була, күп кенә иптәшләрен сугы

ӘХМӘДУЛЛИН ӘНВӘР СӘЕТГӘРӘЙ УЛЫ

Сугыш ветераны Әхмәдуллин Әнвәр Сәетгәрәй улының истәлекләре: “Мин сугышка 1944 елда киттем, чөнки ул вакытка минем әти Москва янында аягын калдырып кайткан иде. Ә мин әти үчен алу өчен алдан гариза язып Совет Армиясе сафына киттем.

ӘХМӘТБАЕВ СӘРВӘР ӘХМӘТБАЙ УЛЫ

Әхмәтбаев Сәрвәр Әхмәтбай улы 1908 елда туган, 1943 елдан сугышта катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен 1943 елның 4 ноябрендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Икенче хәрби бүләген Әхмәтбаев 1945 елда ала.

ӘХМӘТВӘЛИЕВ ШАКИР ӘХМӘТВӘЛИ УЛЫ

Әхмәтвәлиев Шакир Әхмәтвәли улы 12.11.1907 (1908 – март 1942) Балахнадан 6.09.1941 моб. Хәтер китабына кертелгән, т.18, 222 б. Әтисе – Әхмәтвәли Мөхәммәдвәли Әнисе – Хәмдениса Ибниябин кызы Хатыны – Мөгаллимә Әймәлиевна (1917 – 1984) Балалары – Минзакир (1936 – 11.10.1955). Төнлә утсыз СТЗ тракторы белән Гөрбәштән төшкәндә 19 яшендә һәлак була. Әминә Шакирова (1941).

ӘХМӘТГАТИН(ГАТИН) ШӘФИГУЛЛА(ШАФИК) ӘХМӘТГАТА УЛЫ

Әхмәтгатин Шәфигулла Әхмәтга улы 1912 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 2004 елда вафат.

ӘХМӘТГӘРӘЕВ СӘЛИМГӘРӘЙ ИСМӘГЫЙЛЬ УЛЫ

Әхмәтгәрәев Сәлимгәрәй Исмәгыйль улы 1926 елның 4 январендә Сарман районы Юлтимер авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Янурыс 7 еллык мәктәбендә белем ала. Колхозда төрле эштә эшли. 1943 елда немец фашистларына каршы сугышка китә. Харьковка, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Япония белән булган сугышта катнаша. Сугыш беткәч Камчаткада хезмәт итә. “Японияне җиңгән өчен”, “За боевые заслуги” һәм берничә юбилей медальләре белән бүләкләнә.