Фронтовиклар

ӘХМӘТОВ ГАБИДИН ИМАМГАЛИ УЛЫ

1926 елның 9 сентяберендә Иске Богады Авылында туган, шунда тормыш иткән. 17 яшьлек егет 1943 елда Ватан сугышына алына. Ерак көнчыгышта Япон самурайларына каршы сугыша. Рядовой солдат Җиңү көнен Ерак көнчыгышта каршылый. 1950 елның 7 сентяберендә генә урау юллар үтеп авылына кайта. Сугышчан хезмәтләре өчен "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләре белән бүләкләнә. Авылына кайткач, "Богады" колхозында кырчылык бригадиры, тракторчы, бригадир, мастерской мөдире булып эшләп, 1986 елда лаеклы ялга туктый. Тырыш хезмәтләрен искә алып, "Атказанган колхозчы" исеме бирелә.

ӘХМӘТОВ ЗАКИР ӘХМӘТ УЛЫ

1941 нче елда Совет Армиясе сафларына чакырылган. Яраланган, әсирлеккә төшкән, әсирлектән качкан. 1944 елга кадәр Белоруссиядә партизан булган. 1945 елга кадәр пехотада сугышкан. Медальләр белән бүләкләнгән.

ӘХМӘТОВ КОРБАНГАЛИ МИННӘХМӘТ УЛЫ

Әхмәтов Корбангали Миннәхмәт улы 1922 елның 23 гыйнварендә хәзерге Сарман районы Күктау авылында туган. 1940нчы елда Чистай шәһәре район хәрби комитетыннан Кызыл Армия сафларына алына. Өлкән сержант дәрәҗәсендә 611нче авиация истребитель полкында механик булып хезмәт итә.8 Һава армиясенең 2 Украина фронты составында фашистларга каршы сугышканда күрсәткән батырлыклары өчен 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ул хезмәт күрсәткән И-153 самолеты ватылмыйча 25 очыш ясый шуның белән ул летчикларга фашистларны тар-мар итүгә зур ярдәм күрсәтә.

ӘХМӘТОВ НУРГАЛИ ГОБӘЙДУЛЛА УЛЫ

Ахметов Нургали Гобәйдулла улы 1914 елда Казан губернасының Спас өязе Әлки авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1976 елда вафат.

ӘХМӘТОВ СОЛТАНГИР ӘХМӘТ УЛЫ (1909- 1941)

1909 нче елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, колхозда эшли. 1941 нче елда сугышка китә. Өч ай сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Фашистларга каршы һөҗүм вакытында башына дошман пулясы тиеп, һәлак була.

ӘХМӘТОВ ХАФИЗ ӘХМӘТ УЛЫ

1924 елның 1 августында туган. 1943 елның августыннан 1945 елның маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен” медальләре, Дан ордены белән бүләкләнә.

ӘХМӘТШИН ГАРИФ НӘҖИП УЛЫ

Әхмәтшин Гариф Нәҗип улы1917 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1940 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1941 елда һәлак була.

ӘХМӘТШИН ИДРИС МИРГАЗА УЛЫ

Әхмәтшин Идрис Миргаза улы (1912/1922 – 14.7.1943) Зәй РВКан моб. (Кайбер мәгълүматларга караганда – Азнакайдан алына, Азнакайда мәктәп директоры булып эшли). Хәтер китабына кертелгән, т. 18, 223 бит. л-т., 700 сп, 204 сд. Һәлак булу һәм җирләнгән урыны – Белгород өлкәсе, Ивнянск р-ны, Калиновка ав. Интернеттан алынганнан һәлак булу урыны Курск өлкәсе дип күрсәтелә. Оп.: 18001, д 671, л. 129. Миргазов Нух – бертуган абыйсы. Тулы мәгълүматларны аннан да кара.

ӘХМӘТШИН КӘЛИМУЛЛА ХӘЙРУЛЛА УЛЫ

Әхмәтшин Кәлимулла Хәйрулла улы 1916 елның 16 декабрендә Беренчемай районы Түбән Абдул авылында туа.Бала чагыннан ук ул бик эшчән,игелекле бала була. Бик кечкенә булуына карамастан әти – әнисенә мал – туарларны карарга булыша башлый, йорт хайваннарыкечкенәме, зур булсынмы ул аларны барлап ашарга биреп, чистартып тора торган була.Шуңадырмы үзенең булачак хөнәрен дә шуңа бәйләп сайлый, вет-фельдшер белеме ала.Кәлимулла Хәйрулла улы 1936 нчы елда Яңа Елховой авылында яшәүче Гарифуллин Лотфулла кызы Мөсәвәрәгә өйләнә.

ӘХМӘТШИН КӘРАМИ ӘХМӘТША УЛЫ

Әхмәтшин Кәрами Әхмәтша улы 1902 елда Юлтимер авылында туган, сарман РХк мобилизацияләгән, кызылармеец, Калинин фронты, 29 армия, 359 укчы дивизия, 1198 укчы полк, 1942 елның30 сентябрендә яралардан үлгән, 1003 нче күчмә хирургия кыр госпитале. Тверь өлкәсенең Ржев районы Панино авылында хәрби каберлектә җирләнгән.