Фронтовиклар

ӘҺЛИУЛЛИН ГАБДРАХМАН ӘҺЛИУЛЛА УЛЫ

Әһлиуллин Габдрахман Әһлиулла улы (1920 – июнь, 1943, 15.12.1942) рядовой, моб.- 31.04.1942. Хәтер китабында, т 18 – п/я 60. Һәлак була – июнь, 1943. Рязань өлкәсе, Тума станциясендә җирләнгән. Оп. 977520. Черепанов исемлегендә: 1253 сп., 579 сд. Һәлак була – 15.12.1942. җирләнә – Смоленская обл., Сычевский р – н, с. Подосиновка. Оп. 18001, д 535, л.233. Әтисе – Хәкимов Әһлиулла (1871 – 3.2.1944) Әнисе – Хәкимова Җамалия (1876 – 25.5.1948)

ӘҺЛИУЛЛИН ЗИННУР ХӨСНУЛЛА УЛЫ

Минем бабам Әһлиуллин Зиннур Хөснулла улы 1924 елда Күкшел авылында дөньяга килгән. 1942 елның 12 сентябрендә Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан яу кырына алына. Ул анда пулеметчы булып хезмәт итә. 1947 елның 4 февралендә демобилизацияләнеп, туган авылына әйләнеп кайта. Сугыштан соң “Татарстан” күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. 2007 елда вафат була. Бабам Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары, “Германияне җиңгән өчен”, “Ленинградны саклаган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Гөлия Дәминова