Фронтовиклар

ҖӘЛӘЛОВ ГАРАФЕТДИН КАШАФ УЛЫ

Җәләлов Гарафетдин Кашаф улы 1921 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына. 1941 елда һәлак була.

ҖӘЛӘЛОВ ӘНӘС БАЯЗИТ УЛЫ

Җәләлов Әнәс Баязит улы 1923 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1993 елда вафат.

ҺАДИМӨХӘММӘТОВ ГОМӘР МОСТАФА УЛЫ (1906-1959)

Бикчәнтәйдә дөньга килә. 1928-1930 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Чакыру буенча Кемерово ягына шахтага китә. Бер үк вакытта рабфакта, аннан читтән торып пединститутта укый. 1935 елдан мәктәптә математика укыта, мәктәп директоры була. Беренче көннәрдән ук сугышка китә. Өлкән лейтенант дәрәҗәсендә I Балтика буе фронтында 235 нче укчы дивизиянең 732 нче укчы полкының укчылар ротасы белән җитәкчелек итә.

ӘГЛӘМОВ РӘИС ӘГЛӘМ УЛЫ

1924 елның 8 ноябрендә Сөлек авылында туган. 1943 елны хәрби хезмәткә алына. Монголиядә хезмәт итә, Япон сугышында катнаша. 1948 елны туган якларына әйләнеп кайта.

ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ РИЗВАН ӘГЪЛӘМЕТДИНОВИЧ (1903 - 1982)

Сугышка 1942 елның сентябрендә алына, 1945 нең 13 мартында демобилизацияләнә. Әтисе - Әгъләметдин Мөхәммәдзариф Әхмәтов Әнисе - Гаҗилә Әхмәд (1878-26.3.1958) Хатыны - Фәһимә Динмөхәммәт кызы (1906-1994) Балалары: Әгъләмов Госман (1928-1997), Рифкат (1932-1949), Гомәр (1940-1949), Мәрьям Фәхретдинова (1946), Әхәт (25.5. - 18.8.1936) 1924 елда Чистай РВК ан действительный хезмәткә алына. 1936 елда 3 класс тәмамлый. Алабугада шоферга һәм трактористка укый.

ӘГЪЛӘМОВ МУЛЛАХМӘТ ӘГЪЛӘМ УЛЫ

Әгъләмов Муллахмәт Әгъләм улы 1921 елның 16 маенда Морт авылында туа. Солдат шинелен 19 яшендә кия. 56 нчы аерым понтон–күпер батальонында хезмәт куя.Төньяк Донец елгасын кичү вакытында кинәт һавада немец самолетлары оча башлый һәм бомбалар ява. Шунда Муллахмәт каты яралана һәм ике ай госпитальдә дәвалана. Тагын сугышлар, кабат яралану.Бу юлы тагын да авыррак яралар ала яшь солдат. Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендә 7 ай госпитальдә дәвалана. Аннан тагын фронт. Венгрияне азат итү.Балатон күле буе бәрелешләрдә Муллахмәт өченче кат яралана.

ӘГЪЛӘМОВ МӨХЛИСУЛЛА

Әгъләмов Мөхлисулла Иске Абдул авылында 1919 елда туа. 1941 елда сугышка китә,шунда үлеп кала.

ӘЕПОВ (ХӘСӘНОВ) ИСХАК ӘЕП УЛЫ

Әепов (Хәсәнов) Исхак Әеп улы (1924 – 3.08.1943) Яңа Чишмә РВКан моб. Хәтер китабында юк. М.Черепанов исемлегендә бар. 1943 нче елның 3 августында һәлак була. Урыны – Курск өлкәсе, Фатеж р-ны, В.Любаж авылы. УГЭП 181. Оп. 977525, д 176, д 133 (ЦАМО мәгълүматлары) К.К.Рокоссовский командалыгында сугыша. Әтисе – Хәсәнов Әеп (1896 - ?) Әнисе – Фатыйма Вәлиулла кызы, 1975 елда вафат.

ӘЛМӨХАМИТОВ СӘИТМӨХӘММӘТ ӘЛМӨХАМИТ УЛЫ

Әлмөхамитов Сәитмөхәммәт Әлмөхамит улы 1908 елның 27 сентябрендә Мөслим районы Мөслим авылында крестьян гаиләсендә туган. 1922 елда башлангыч мәктәпкә укырга керә. Мәктәптән соң Мөслим районы Таш-Елга авылында балалар укыта. 1933 елны Райком бюросы карары белән Сарман районы Чукмарлы авыл Советына председатель итеп җибәрелә. Сугыш башлану белән сугышка җибәрәләр. Юлларны, ватык күперләрне тәртипкә китерү эшен башкара. 1942 елдан Көнбатыш Украина фронтына күчерәләр.

ӘМЕРТДИНОВ ЙОСЫФ ӘМИР УЛЫ

Әмертдинов Йосыф Әмир улы 1906 елда Иске Әлмәт авылында туа. Әнисе Шәмсениса 1910 елны иреннән аерылып Иске Кәшергә кайта. Йосыф ятимлектә дөньяның ачысын да, төчесен дә күп татый. 1941 елда сугышка алына. Хатыны Саимә 3 улы – Юныс, Гариф, Әнәсне ияртеп Бөгелмәгә чаклы озата.