Әсәдуллин Вәлим Әсәдулла улы 1905 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка чакырыла. Артиллерист. Ефрейтор булып хезмәт итә. 1943нче елда Смоленскида, Орел юнәлешендә узган сугышларда катнаша, 1944 нче елда Польша, Германияне азат итүдә катнаша. Ике мәртәбә яралана: 1943нче елда Украина янында, 1945нче елда Берлинга җиткәндә каты яралана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнә. 1981 елда вафат.