Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да санаулы вакыт калып бара.
Матбугатта әледән әле сугыш һәм Бөек Җиңү турында сюжетлар, язмалар, социаль рекламалар чыгып килә. “Саба таңнары” редакциясе дә әлеге чарадан читтә калмаска булды. Сугыш чорындагы хатирәләрне яңарту, өлкәннәр һәм яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыту, туган җиргә мәхәббәт, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, балаларны авыр сугыш чоры михнәтләре белән таныштыру, Ватаныбыз тарихына карата кызыксыну уяту, Ветераннарга, өлкәннәргә карата хөрмәт тудыру максатыннан, “Саба таңнары” бүгеннән алып, яңа иҗади конкурс башлап җибәрә.
Бәйгедә катнашу өчен сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән сугыш һәм тыл ветераннарыбыз турында яки сугышның ачысын-төчесен сурәтләгән язмалар, шигырьләр, хикәяләр, фотолар җибәрергә кирәк булачак. Бәлки сездә фронттан килгән хатлар яки тарихи фотолар сакланадыр, сез аларның да копияләрен ясап, аларга комментарийлар язып (мисалга, әлеге фотоның тарихы) шулай ук безгә җибәрә аласыз. Узган еллардагы Җиңү парадыннан, Җиңү көненнән ретро-фотолар да кабул ителә. Әйткәнебезчә, комментарийлар булу мәҗбүри!
Конкурста авыл җирлекләре, авыл мәдәният йортлары, мәктәпләр, аерым кешеләр катнаша ала.
Җиңүчеләрнең иҗади эшләре газетабызда урын алачак!