«Хәтер бакчасы»
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әлмәт җирлегендә «Хәтер бакчасы» акциясенә старт бирелде. Акция кысаларында теләге булган һәркем Геройлар истәлегенә агач утырта ала. Әлеге чара гади вакыйга гына түгел, ул ата-бабаларыбыз батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калу өчен яңа традициянең башлангычы. Узган атнада гына да 100 дән артык кеше 15 мең имән һәм корычагач утыртты.







