Синсез килгән язлар
Җәй уртасы. Урамда шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Әле яңа гына бүлмәгә кайтып кереп, тәрәзәгә бәрелешеп уйнаган яңгыр тамчыларын күзәтә-күзәтә уйга чумам. Шул вакыт бүлмәне яңгыратып, үземне сискәндереп телефон шалтырый. Хыялларымны чуалткан бәндәне ачуланасым килеп, телефон трубкасына үреләм. Ә анда дәү әтинең тыйнак кына тавышы ишетелә. - Кызым, исәнме. Син тагын кайчан кайтасың?.. И, Ходаем әле генә яннарыннан киттем, ләбаса. Сабыр булырга тырышып, аңа да шул сүзләрне кабатлыйм. Ә ул исә күңел халәтемне сизгән кебек:









