Тукаевский район

Корпункт:

МБУ "Общественно-патриотический музей "Гиндукуш"

Адрес: РТ, Тукаевский район, с. Старое Абдулово, ул. Центральная, д. 16

Ответственный: Гарипова Резеда Рависовна

Эл. почта: Rezeda.yakupova77@mail.ru

Телефон: 8552-37-06-61, 89196271084

Тукаевский муниципальный район Республики Татарстан

Тукаевский муниципальный район (тат. Тукай районы) — муниципальное образование в России, на северо-востоке Татарстана, административный центр — в городе Набережные Челны (сам город является городом республиканского подчинения и образует городской округ).

Балалары Тукай районы Тләнче-Тамак авылыннан сугышка китеп, хәбәрсез югалган Гариф Ризатдинов каберен тапкан

Дәһшәтле сугышның тәмамлануына күпме ел узса да, яу кырында ятып калганнарның, хәбәрсез югалганнарның каберләрен табу өметен балалары, туганнары өзмиләр әле. Сүзем Ворошилов районы Теләнче Тамак авылыннан сугышка китеп, каты бәрелешләр вакытында хәбәрсез югалган Гариф абый Ризатдинов турында бара.

Яңа Бүләк авылы җирлегеннән генә дә 300гә якын кеше немец фашистларына каршы яуга китә

Бөек Ватан сугышы илебез өчен гаять зур сынау булды. Совет халкы үз Ватанының азатлыгы, киләчәк буыннарының тынычлыгы өчен 47 ай буена канлы сугыш алып барды. Нәркемгә мәгълум: татар каһарманнары сугышның иң хәтәр урыннарында булганнар, иң хәлиткеч операцияләрендә дә татар командирлары күпләп катнашкан. Яңа Бүләк авылы җирлегеннән генә дә 300гә якын кеше немец фашистларына каршы яуга китә. Авыл карт- коры, хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә кала. Авылларда фронтка ярдәм хәрәкәте киң колач ала.

Бөек Ватан сугышы чорында авылым тарихы

Илебездә өченче бишьеллык планын үтәү өчен халык тырыш хезмәт белән шөгелләнгән вакытта илебез тарихына канлы хәрефләр белән язылган 1941 ел җитә. Бөек ватан сугышы башлана. Бу аяусыз сугыш безнең җирлекне дә читләтеп үтми. Мусабайның – 175, Ташкичүнең – 128, Кызыл Байракның 52 асыл ире, тальян моңнарын чыңлатып, авылларның дәртле моңын алып, дәһшәтле сугыш эченә кереп югалалар.

“Хәтерләр сагында...”

1921 елда Мәчти (Наратлы) авылында яшәүче Маһриҗиһан һәм Габдрахман Солтановлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Мәрьям Солтанова Бөек Ватан сугышында җиңүне якынайтуда үз өлешен керткән каһарман кызларның берсе. Аның ике абыйсы да яу кырында батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Нигъмәтҗан абыйсы – офицер, Галимҗан абыйсы – радист, ә Мәрьям элемтәче була.

Күзкәй авылының китапханәсендә «Әтисез узган гомер»исемендәге очрашу узды.

1941 елның 22 июнь таңында фашистлар Германиясе илебезгә бәреп кергән. Тарихка кереп калган 1418 көн һәм төн, ягъни 4 ел дәвам иткән канкойгыч сугыш башланган көн ул. Ватан-ана ил азатлыгы өчен сугышта 27 миллион кешесен югалткан. Шулар арасында әле яшәргә, туйганчы сабыйларын сөяргә дә өлгерми калган газиз авылдашларыбыз да бар. Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова әнә шул сугыш ятимнәрен «Әтисез узган гомер» дигән хис-тойгыларга бай очрашуга җыйды. Авырмы ул тормыш, җиңелме – вакыт сорап тормый: агымсудай ага да ага.

Районыбыз тарихында якты эз калдырган шәхес.

1918нче елның 8нче декабрь көнендә Чаллы районының Әҗмәкәй авылында, колхозчы семьясында туган. Сугышка кадәр Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Комсомол совхозында зоотехник булып эшли.

Сугышта батыр йөрәкле, ә тыныч тормышта җиңнәре сызганулы тырыш хезмәт кешесе

Тукай районы Яңа Сарайлы авылында тыйнак кына бер бабай –Бөек Ватан сугышы фронтларында зур батырлыклар күрсәткән Хисаметдин Кыям улы Садриев яши. Сугышта батыр йөрәкле, ә тыныч тормышта җиңнәре сызганулы тырыш хезмәт кешесе булган ул.

Иске Абдул авыл җирлеге тарихыннан

Cугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтми. Сугыш башлагач безнең авылдашлар да фронтка китә. Иске Абдул авыл җирлегеннән сугышка 487 кеше киткән.Чит өлкәләрдә,чит илләрдә ятып калдылар: Иске Абдулдан -126 Иректаннан -22 Торнаташтан -29 Левашоводан -34 Мерәстән -52 Артамоновкадан – 28 Кайбер гайләдән 3-5 кеше сугышка китеп ,2 яки 3 се hәлак булдылар.Мәсәлән; Гайнетдиновларның 5 улы,кияве китеп,2 улы: Кираметдин,Абзал hәм киявеХәсән. Хуҗин Миннегәрәйнең 4 улы китеп,2 се:Сәетгәрәй,Дәүлетгәрәй.

Көтеп узган гомер

Югары Байлар авлында яшәгән Әхмәтшин Мөбарәкша Әхмәтша улы Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән ук фронтка китә. Хатыны Әбделниса берсеннән-берсе нәни ике бала белән ярым - җимерек йортта, кайгы-хәсрзт дәрьясына кереп бата. Ул вакыттагы авырлыкларга солдат хатыннары сугыш тәмамланыр, ирләребез кайтыр, тормышларыбыз җайланыр дип өмет итә. Каhәрле сугыш китергән кара кайгы Әбделниса апаны да читләтеп үтми.

Күзкәй авыл җирлеге тарихыннан.

1941нең 22 июне...Радиодан Левитанның тетрәндерә торган тавышы яңгырый: "немец фашистлары сугыш игълан итмичә,Советлар Союзы чикләрен бомбага тота башлады..." Сугыш...1418 көн hәм төнгә сузылган сугыш... Күзкәйдән беренче булып сугышка Нәбиуллин Котдус китә,аның артыннан Хуҗин Әхмәтзыя... Барлыгы Күзкәй авыл советыннан 667 кеше сугышка китә.