1941 елның 22 июнь таңында фашистлар Германиясе илебезгә бәреп кергән. Тарихка кереп калган 1418 көн һәм төн, ягъни 4 ел дәвам иткән канкойгыч сугыш башланган көн ул. Ватан-ана ил азатлыгы өчен сугышта 27 миллион кешесен югалткан. Шулар арасында әле яшәргә, туйганчы сабыйларын сөяргә дә өлгерми калган газиз авылдашларыбыз да бар. Күзкәй авылының китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова әнә шул сугыш ятимнәрен «Әтисез узган гомер» дигән хис-тойгыларга бай очрашуга җыйды. Авырмы ул тормыш, җиңелме – вакыт сорап тормый: агымсудай ага да ага. Ул ятим сабыйлар, буыннары ныгыр-ныгымас, тормыш тәртәсенә җигелеп, ачлык-хәерчелек чагында да яшәргә тырышып, хезмәт белән аякка басып, чын кешеләр булып үстеләр, илне төзекләндерү, ныгыту хакына вакыт белән исәпләшмичә эшләделәр, инде олыгаеп та баралар.
Очрашуга җыелу
Очрашу сәгать 10га билгеләнгән иде. Ә бәйрәмчә киенгән өлкәннәребез иртәнге сәгатьләрдә үк, берән-сәрән дә, бергәләшеп тә, авыл клубы бинасына таба атлый иде инде. Ниндидер бер якты өмет, язмышлары бертөрле авылдашлары белән истәлекле көндә очрашу, кемнәндер җылы сүзләр ишетәсе килү теләге шулай күңелләрен кузгаткандыр аларның. Барлый китсәң, сугыш ятимнәре байтак икән әле авылда. Очрашуга, әтиләре сугышка киткәндә, яңа туып калган яки ана карынында калган, гомерләрендә бер тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмаган 20ләп кеше килде. Йөзләре очрашулар сөенеченнән балкып торса да, аз гына күңел кылларына кагылдыңмы, күзләре чыланырга әзер тора. Ятимлек ул – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы, андый кеше күңеленә саксыз кагылырга ярамый. Ә менә шул сагышларны ихлас аңлар кешеләр белән бергә җыелгач, җуелмас хатирәләргә дә, истәлекләргә дә, күз яшьләренә дә ирек бирелә.
Язмышлардан узмыш юк шул...
– Әти сугышка киткәндә, әни мәрхүмә минем көмәндә икәнемне әйтергә дә өлгерми калган. 1942 елда әтинең үлүе турында хәбәр килгән. Истәлеккә карточкасы да калмаган бит, – дип өзгәләнә Нурия Гыймазиева. – Әтиле буласы, авыр чакларда аның иңнәренә таянасы килгән вакытлар күп булды, җиңел тормышта яшәмәдем. Ни хәл итәсең, язмышлардан узмыш юк, диләр бит.
Флүрә Нуриева да, әтисе яу кырына киткәндә, тумыйча да калган булган. Әтисе колхоз рәисе булып эшләгән, өй тутырып балалар үстерергә булган да бит ниятләре, сугыш башланып киткән һәм аны беренче көннәрдән үк фронтка җибәргәннәр, кире әйләнеп кайтулар насыйп булмаган. Флүрә үзенең чыгышын үзәк өзгеч шигъри юллардан башлады һәм:
– Әти-әни канаты астында иркәләнеп үсүләр насыйп булмады. Ишле балалы гаилә идек, өч апам, эскерт төбендә кышлаган бодай ашап агуланып, кан чиреннән вафат булдылар. Әнием дә озын гомерле булмады. Шунлыктан, тормыш тәртәсенә иртә җигелергә туры килде. Укырга киткәнче, колхозда дуңгызлар карадым, әтиле кызларга карап, күңел кырылып елаган чаклар күп булды, ачлыгына да түзеп, җаен табып була, ятимлек күңелне кыра. Безне монда җыеп очраштырган өчен мең рәхмәт, Тәнзилә, син килеп чакырганнан бирле күңел кузгалып йөрим, елыйсы килеп тик тора, – диде ул, авыр сулап.
Иркәнәш кызы Флүрә Күзкәйгә эшкә килгән, гаилә корган, ире Зөфәр белән, бәхетле тормышта яшәп, биш бала үстерделәр. Тормыш дигәнең сынауларсыз булмыйдыр, күрәсең, башта ул – ирен, шушы көннәрдә газиз баласын югалтты.
Мөнҗия Бәйрәмова гомере буе колхозда сыер сауды, исеме алдынгылар сафында булды.
– Әтисезлектән бик озак өзгәләнмәдем, әбием Шәрифә эшкә дә, дөнья көтәргә дә нык иде, – диде ул. – Үзем дә эшкә нык булдым, «Хезмәт ударнигы», «Хезмәт ветераны» дигән исемнәр алдым. Сугыш ятимнәрен бик аялап тормадылар инде, авыр эшкә – урман кисәргә безнең ишеләрне җибәрәләр иде, – диде Мөнҗия Бәйрәмова. – Сугыш язмышларны җимерде, инде еллар тыныч булсын, балаларга аны күрерә язмасын.
Хәснеҗинан апа, ире Шәйхулла сугышка киткәндә, колхозда тракторчы булып эшләгән. Җиң сызганып иген игәсе, балалар үстерәсе дә бит...
– Әти киткәндә, 4 яшьтә идем. Ул китәсе көнне әнкәй бәлеш пешерде, икебезне парлап киендерде, боегып калуын әткәйгә белдерәсе килмәгәндер инде – сабыр иде, өзгәләнеп еламады. Аннары, әткәй нишләптер кире кайтты, ничекләр кире китәргә инде, дип уфтанганы истә. Танкист булган ул. Үлем хәбәре килсә дә, әнкәй ышанмады, гомере буе аны көтеп яшәде. Мичкә утын урынына салам ягулар, ачлык, ялангачлыкны онытырлыкмы соң? Берсендә әнкәй, алъяпкыч итәгендә бер-ике уч солы оны алып кайтып, аш пешереп ашатты. Аның тәмен хәзер дә тойгандай булам.
Заманында Тәзкирә Хәйретдинова да «Ярыш» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы иде, хәзер лаеклы ялда. Мал-туар, кош-корт асрап, матур гына көн күреп ята.
– Әнкәй әтине бик еш искә ала иде. Кайтмаячагын күңеле сизгәндер инде, хәрби комиссариаттан чыккан да: «Мин китәм инде, сиңа бүләккә өч бала калдырам, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас», – дигән. Әнкәй аның бу сүзләрен еш кабатлый иде. Безгә бик бәләкәйдән эшләп үсәргә туры килде, шөкер, рухыбыз нык булгандыр, барысына да түздек, кулдан эш төшмәде, зарланмадык, – дип сөйләде ул үсмер еллары турында.
Авылыбыз мулласы Искәндәр Вәлиуллин да сугыш ятиме, колхозда шофер булып та эшләгән, башка эшкә кушсалар да, сынатмаган. Ул авылның иң оста биючесе дә әле. Сүз уңаеннан, очрашуга җыелган ветераннарыбыз, гомумән, сәләтле кешеләр икән. Араларында җырчылар да, гармунчылар да, шигырь язучылар да бар.
– Әти мине, үз янына утыртып, урманга алып бара торган иде. Гомернең иң куанычлы мизгелләре булган ул. Бер баруыбызда саесканнар кычкыра, тынгысызлана. «Улым, кайтыйк әле, бер-бер хәл булмадымы икән», – диде әти һәм без кайту юлына борылдык. Баксаң, авыл гөр килә, сугыш чыккан икән. Әтисез калгач, апалар тормыш тәртәсенә җигелде, мин, кечкенә булсам да, өй эшләрендә булышам: урманнан ашарга юа, балтырган, казан астына ягарга чыбык-чабык җыям. Аннары, ир бала бит, олырак эшләрдә дә кул арасына кереп, эштә чыныгып үстек. Чирәм җирләргә дә бардым, армия хезмәтендә дә булдым, колхозда да көчемне кызганмый эшләдем. Әти шул китүдән кайтмады, Сталинград өчен барган каты сугышларда хәбәрсез югалуы турында хат кына килде.
Истәлекләр, истәлекләр...
Кешенең күңел сандыгына нәрсәләр генә сыймый, нинди генә сөенечле мизгелләр кайтавазы, сагышлы истәлекләр яшәми анда!
Бертуган Ләбүдә, Мөсәфирә Шәйхулла кызларының сугыш елларында күргәннәрен тыңладым. Рәҗәп Минһаҗев, Гөлсәрия Салихова, Хәнифә Вәҗиева, Нәҗибә Нуриәхмәтова, Нурия Мулләхмәтова гомерләре буе күңелләре түрендә йөргән истәлекләре белән уртаклаштылар. Бер караганда, сугыш еллары балаларының язмышлары бер үк төрле: ачлык, ялангачлык, ятимлектән килгән күңел ярасы... Ул чаклар турында алар елый-елый сөйләделәр. Фәүзия Фәхретдинова тирән хисләрен шигъри юлларга салган. Сугыш ятимнәренә әле бүген дә хөкүмәт тарафыннан бер игътибар да булмавын әрнеп сөйләде ул. Нәҗибә апаның атлар турында сөйләве үзәккә үтеп калды: «Каршы яктагы Бәдретдин абый фронтка җибәрергә атлар әзерли иде. Озатасы көнне атлар солдатлар кебек тезелешеп чыктылар да кешнәп җибәрделәр – авыл халкы аларны, елый-елый, авыл башына кадәр озата барды», – диде ул, күңеле тулып. Малкайлар ул көнне, әнә шулай хушлашып, бөтенләйгә китеп бардылар...
Җан яралары әле дә төзәлми аларның
Сугыш ятимнәре мондый ихлас очрашуны оештырган өчен Тәнзилә Шәйхнуровага рәхмәтләрен әйттеләр. Һәрберсе чыгышларында, елый-елый, соңгы сынык ипекәен баласына биреп, җил-яңгыр тигерми үстергән, колхоз йөген төпкә җигелеп тартып, авылны, балаларны саклап калган, көнне төнгә ялгап, бушлай «таяк»ка эшләгән әнкәйләрен олы ихтирам-рәхмәт хисләре белән искә алдылар. Аларның хезмәттәге батырлыгын, чыдамлыгын, яуда ятып калган ирләренә тугрылыгын данлап, авылның иң күренекле урынына һәрберсенә аерым һәйкәл куярлык. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Авылыбыз кызы Тәгъзимә Гыйззәтуллина өлкәннәребезгә хәер күчтәнәчләре таратты. Искәндәр хәзрәт Рамазан ае күчтәнәченә дога кылды һәм ил азатлыгы хакына яу кырында башларын салган авылдашлар рухына Коръән укыды.
Наилә Шәйхетдинованың сугыш еллары җырларын кунаклар моңаеп та, җырчының искиткеч аһәңенә сокланып та тыңладылар. Марсель Биктимеровның баянда уйнап җырлавы да күңелләргә хуш килде. Очрашу сугышта башларын салган, яу кырында алган яралардан туган авылга кайтып вафат булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
