Габидуллин Гыйниятулла Газизулла улы 1942 елның 12 маенда сугышка китә. Мәскәү фронтында сугыша. Рядовой солдат булып, пехотада хезмәт итә. Контузия алып, ай ярым чамасы госпитальдә ята. Аннан Сталинград сугышына китә. Һәр йорт өчен каты сугыш бара. Берлинны узып китә. Кайтармыйча 3-4 ай Германия җирендә яткыралар.
1945 елның 15 сентябрендә туган авлына, Иске Абдулга кайта.