- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
1941нең 22 июне...Радиодан Левитанның тетрәндерә торган тавышы яңгырый: "немец фашистлары сугыш игълан итмичә,Советлар Союзы чикләрен бомбага тота башлады..." Сугыш...1418 көн hәм төнгә сузылган сугыш... Күзкәйдән беренче булып сугышка Нәбиуллин Котдус китә,аның артыннан Хуҗин Әхмәтзыя...
Барлыгы Күзкәй авыл советыннан 667 кеше сугышка китә.
Озак та үтми авылга "кара кәгазьләр" килә башлый.Күзкәйгә беренче булып Хуҗин Әхмәтзыяның батырлрча hәлак булуы турында хәбзр килә,1942 елның январе була,"Хәбәрсез югалды" кәгазе Рәхилә, апаны -тол ,3 яшлек Мөнҗияне ятим итә.Сугыш башланганда Брест крепостенда хәрби хезмәттә булып ,дошман hөҗүмен кабул иткән Күзкәй егете Ахметшин Габденур,Яңа Байлардан Маннапов Хәким,Югары Байлардан Фәрдиев Шәмсемөхәммәт абыйларның исемнәре Брест крепосте стенасына алтын хәрефлзр белән язылган. Ватан сугышы ветераннары Абдуллин Гыйльмулла,Сизов Александр hәм Әмиров Мәхмут агаларның истәлек кулъязмалары китапханәдә саклана.
Ир -егетләр бер-бер артлы фронтка китә.Тылда үсмерләр,хатын -кызлар,кат-корылар кала.Колхозны, авылны екмый сакларга, фронтка да ярдәм итәргә,итәк тулы балаларны үстерергә кирәк.Барысына да чыдыйлар:илне фашистлардан гына азат итсеннәр,җиңү яулап, исән-сау кайтсыннар көнне- төнгә ялгап эшлиләр.
Авылның үз хәле мөшкел булса да ,халык Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән кешеләрне кабул итте.Балаларны Күзкәй шифаханәсенә урнаштыралар."Аларны күрүгә,безнең үшыбыз алынды:шур кадәрле ябыклар,авыз кырыйларыннан кан ага,берсенең дә теше юк. Алар ачлыктан зәңгелә белән авыручы 4-5 яшьлек балалар.Без аларны кулыбыздан килгәнчә ашатып,дәваладык.Үкенечкә каршы,бу балаларның берсе дә исән калмады.Иске прстыняларга төреп,бер кабергә5-6 шар итеп Күзкәй зиратына җирләдек,"-дип искә ала иде мәрхүмә Сәйдә апа Зыятдинова.
Күзкәй авыл советыннан 667 кеше сугышка китә.
Күзкәй-310
Яңа Байлар-129
Иске Байлар- 96
Югары Байлар-132
318 кеше яу кырында ятып кала
Күзкәй -164
Яна Байлар-44
Иске Байлар-41
Югары Байлар -69
Күзкәй авыл советыннан 349 кеше сугыштан исән кайта.
Күзкәй -146
Яңа Байлар-85
Иске Байлар- 55
Югары Байлар -63
Сугыш еллары - халкыбызның язмышындагы иң авыр хәтирәлзрнең берсе.