- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
1921 елда Мәчти (Наратлы) авылында яшәүче Маһриҗиһан һәм Габдрахман Солтановлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Мәрьям Солтанова Бөек Ватан сугышында җиңүне якынайтуда үз өлешен керткән каһарман кызларның берсе. Аның ике абыйсы да яу кырында батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Нигъмәтҗан абыйсы – офицер, Галимҗан абыйсы – радист, ә Мәрьям элемтәче була.
1940 елда Яңа Богады мәктәбендә өлкән әйдаман булып хезмәт юлын башлый, авылга чираттагы ялга кайта. Радиодан Сталин сугыш башлану турында чыгыш ясый “Тылны ныгытырга, бөтен көчне фронтка тупларга, - дип халыкка мөрәҗәгать итә.”
“Колхоз председателе, парторг авылда җыелыш җыеп, халыкка тагын бер кат сугыш башлану турында җиткерделәр. Авыл халкы бөтен көчен биреп фронтка икмәк белән ярдәм итә башлады. Атларны да сугышка җибәрәләр. Хатын-кызлар сыерлар, үгезләр җигеп җир эшкәрттеләр. Ир-ат эшләрен хатын-кызлар, балалар башкарды. Сугышка киткәнче көндез мәктәптә эшләдем, ә төннәрен колхозга эшкә йөрдек. Амбарда ашлык җилгәрдек, басуда көлтә бәйләдек, урак урдык. Өлкәнрәк сыйныф укучыларын да үзебез белән эшкә алып бара идек.
Эшләгән чорда Актанышның комсомол секретаре Шәрифуллина Әнисә апа мине чакырып “Пионерлар йорты” директоры итеп куярга тәкъдим ясады. Мин бу тәкъдимнән баш тарттым, үземне фронтка җибәрүләрен сорадым. Шуннан соң ике көннән мине военкоматка чакырдылар. Медкомиссия үтеп кайканнан соң, өйдә хәбәр килгәнен көтәргә куштылар. Авылга кайтып, әти-әнигә, сугышка китәргә теләгем булуын әйттем. Бу теләгемне әни бик авыр кабул итте, газизкәем хушыннан язды. Ике көннән соң хәбәр килде." - ди ветеран ,ул елларны исекә алып.
Яшьлек яшьлек инде ачлыкка, ялангачлыкка карамый, күңел кайда дыр дәшә, хыял канатларында дөнья әйләнә. Мәрьям сугышка үз теләге белән дөнья күреп кайтырмын дип китә. Шулай җиңел генә уйлап фронтка китүчеләр белән юлга кузгала кыз. Алдагыларны күз алдына китерә алмый. Фәкать газиз баласы белән аерылудан йөрәге телгәләнгән әнисен генә кызгана. “Солтангол күпере янында бөгелеп төшеп елап озатып калган әнием бүгендәй күз алдымда”, - ди ветеран, ул елларны хәтередә яңартудан инде ничәнче тапкыр күзләре яшьләнеп.
Егерме яшьлек кыз 1942 елның маенда үз чорындагы унбишләп хатын-кыз белән Ерак Көнчыгышка “Тукай” исемле пароходка утыртып озаталар.
Элемтәчелеккә белем алган кыз авиация частена билгеләнә, самолетлардан рация аша күп җирләр белән элемтәгә керә. Авиация белән маршал Рокосовский җитәкчелек итә.
-Япон милитаристларына каршы сугышчан операцияләрдә катнашканда, Манчьжурия һәм Көньяк Сахалин өчен барган каты сугышларда да бик күп кызларыбызны югалттык. Калын урманнар арасында бомба, снарядлар явып торганда үз бурычыбызны төгәл үтәвебезне бүген дә олы горурлык белән искә алам. Рация аша дошманның ныгытмалары, ут нокталары турындагы мәгълүмәтләрне үз вакытында тиешле урыннарга бирә алдым, – ди кече сержант М. Солтанова.
-Тәртип һәм төгәллек сорала иде. Салган аяк киемеңне кыеграк куйсаң да, пилоткадагы каештагасы белән туры тормаса да җаза бирелә иде.
Дошман самолетларын һөҗүме вакытында купкан мәхшәрдә кичергәннәре бүген дә төшләренә кереп, янә шул көннәргә кайтаралар. Исән кайтуына ышанмый Мәрьям апа, чөнки күпме сугышчан дусларын югалта, аларның ботарланган гәүдәләренә карап, бу афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлый. Әнисенә мондый шигъри юллар белән хат юллый:
Киткән чакта атларымны
Югыртып җиккән идем
Тиз әйләнеп кайтырмын дип,
Юатып киткән идем.
Сталинның рәхмәт хатын тапшыралар. Тагын “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.
-Төрлесе булды сугыш кырларында йөргәндә, куркыныч кына түгел, ачлыкны да күрдек, - дип сөйли истә калганнарда.
1945 елның 9 октяберендә демобилизацияләнә. Күп мәшәкатьләр чигеп көч-хәл белән туган авылына кайтып җитә кыз. Салкын көз. Елгаларда боз ката башлаган вакыт булганга, аларны вата-вата гына кичәләр, вакыты белән көймәгә дә утыралар. Мең җафа белән елга буйлап, юлларын дәвам итәләр.
- Кама буенда урнашкан Чугынды авылында тукталдык, бер марҗага кунарга кердек. Ул бер чиләк пешкән бәрәңге алып чыкты. Без ач идек. Ялынып сорадык, бирмәде. Шул бәрәңгене дуңгызлар улагына салды. Бер-беребезгә карашып елаштык. Күп авырлыклар белән өйгә кайтып җиттек. Юл уңаенда Актаныш военкоматына кереп теркәлдек. Туганнар, әти-әни куанышып каршы алды, - дип искә ала Мәрьям апа.
Кайту белән аны балалар йортына тәрбияче итеп билгелиләр. Аннары сигез ел мәктәптә директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары, Түбән Яхшый, Табанлыкүл һәм Наратлы мәктәпләрендә укытучы, 16 ел Пучы сигезьеллык мәктәбе каршындагы интернатта тәрбияче булып лаеклы ялга чыга. Эш дәверендә рәсеме һәрвакыт Мактау тактасында була.
Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям апа Солтанова Мусабай – Завод авылында, кызында яши.
Бөек Ватан сугышында
Ир-егеткә иңдәш булды,
Каһарманга тиңдәш булды
Сылу, кыю хатын-кызлар:
Зур җиңүгә өлеш керткән
Ил тарихын нурлы иткән
Сүнмәс кояш,
ай-йолдызлар.
(Гомәр Саттар-Мулилле “Ветераннар”)