Маһруй Смагулова (кыз фамилиясе Рәхимова) 1926 елның 8 сентябрендә ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Ә барлыгы алты бала – дүрт малай һәм ике кыз булып үсә алар гади бер авыл кешеләре булган Ханнан абый һәм Латыйфа апа гаиләсендә.
– Сугышка безнең гаиләдән биш кеше китте. Абыйларым: Маннан, Мөҗип, Барый, Моталип һәм мин. Әтием Ханнанны сугышка алмадылар. Ул әнием һәм кече сеңлем Нурҗиһан белән авылда калды. Мин сугышның беренче көненнән үк фронтка китмәдем. Яшем җитмәгән иде әле. 1943 елда, унсигез яшем тулгач, хәрби комиссариаттан юллама алып мин дә сугышка киттем, – ди ветеран. – Башта Казанга алып килделәр. Фронтка җибәргәнче безгә сугыш кырында кирәкле белем-күнекмәләрне бирделәр. 1944 елның апрель аенда мине зенитчы-пулеметчы итеп башка яшьләр белән Беренче Белоруссия фронтына җибәрделәр, – дип сөйли Маһруй Смагулова.
Юлда барганда алар беренче бомбардировкага эләгәләр. Бу Маһруй әби өчен беренче сугыш чиркануы алу була. Тиешле станциягә килеп җиткәнче, аларның эшелоннарын берничә тапкыр немец самолетлары бомбага тота.
– Фронтка килгән төнне мин Теләнче-Тамак авылыннан Зөлхәйра исемле кызны очраттым. Кызганыч, фамилиясен хәтерләмим. Ләкин якташны шушы мәхшәр эчендә очратып, аралашуы шундый сөенечле хәл иде. Әле дә хәтеремдә, –
дип искә ала ветеран сугышка килгән беренче вакытын.
Маһруй әби башка зенитчы-пулеметчылар белән Украинадагы Ковали шәһәрендә, Көнбатыш Украинада мөһим объектларны дошман авиациясеннән саклыйлар. Аннары аларның зенитчылар полкын Польшага җибәрәләр. Зенитчы кызлар Варшава янындагы Демблин шәһәрендә, Висла елгасы ярында урнашалар. Люблинда да булалар. Польша күген немецлардан саклыйлар.
– Поляклар бик акыллы, ачык халык. Безгә, Совет солдатларына, алар бик яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Һәрвакыт елмаеп, рус телендә сөйләшәләр иде, – ди Маһруй Смагулова. – Бөек Җиңү көнен дә без Польшада каршы алдык. Әй шатландык инде. Бик сөендек. Бер-беребез белән кочаклашып елаштык, көлештек.
Июнь аенда исә кыз үзенең туган якларына, Хуҗи авылына кайтып төшә. Әти-әнисен, абый-сеңелләрен күрү шатлыгы белән хәсрәте дә була шул аның. Бер йорттан киткән биш баланың икесе сугыштан кайтмый. Бер абыйсы – Мөҗип сугыш кырында һәлак була, икенче абыйсы Моталип хәбәрсез югала. Мөҗип абыйсының өч баласы әти-әнисез ятим калалар...
Ләкин тормыш дәвам итә. Сугыштан соң аянычлы хәлдә калган авылны, колхозны торгызасы бар. Маһруй да, башкалар кебек үк, авылда җигелеп, көне-төне эшли. Аннары 1950 елда бәхет әзләп чит җирләргә китә. Урал якларында, Волчанск шәһәрендә эшли. Шунда ул үзенең булачак тормыш иптәше, казах егете Туганбай Смагулов белән таныша. Яшьләр озак сузмый өйләнешеп, егетнең туган ягына, Казахстанга күчеп китәләр. Инде яшь хатын булган Маһруй анда ун елга якын – почтальон, аннары Бурундай поселогындагы хәрби частьта элемтәче булып эшли. Яшь гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала туа. Серег, Хәмит, Иртуган исемле өч малай һәм Галия исемле бер кыз яшь гаиләне тагын да ямьләндереп җибәрә. 2002 елда исә Маһруй балалары белән туган авылы Хуҗига кайта. Иптәше Туганбай исә Казахстанда кала, туган ягын калдырып китә алмый.
Бүгенге көндә Маһруй әбинең өч баласы исән-сау, уннан артык оныгы, оныкчыклары бар.
