Югары Байлар авлында яшәгән Әхмәтшин Мөбарәкша Әхмәтша улы Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән ук фронтка китә. Хатыны Әбделниса берсеннән-берсе нәни ике бала белән ярым - җимерек йортта, кайгы-хәсрзт дәрьясына кереп бата. Ул вакыттагы авырлыкларга солдат хатыннары сугыш тәмамланыр, ирләребез кайтыр, тормышларыбыз җайланыр дип өмет итә. Каhәрле сугыш китергән кара кайгы Әбделниса апаны да читләтеп үтми.
"Социалистик илебез өчен барган сугышларда сержант Әхмәтшин Мөбарәкша,хәрби антына тугрыклы калып, 1943 елның 7 гыйнварында батырларча hәлак булды. Җәдәсе Ленинград өлкәсе, Янчеков районы Родово авылы янында күмелде" дигән "кара кәгазъ" килә.
Улы Зөфәрнең дә әнисенең өзгәләнеп әтисен көтүен, үлгән хәбәре килгәнгә ышанмавын, сагышлы күзләрен күреп йөрәге әрни. Әтисенең җирләнгән урынын күрү теләге зур була Зөфәрдә. Әнисенең вафатыннан соң, 2010 елда ныклы карарга килеп, әтисенең hәлак булган җиренә уллары белән Ленинград өлкәсенә юл тота.
2011 елда әтисенең җәсәден туганнар каберенә җирләп кайта. "Мемориал тактада этиемнең исем-фамилиясен күргәч йөрәгем атылып тибә башлады. Әниемнең өзелеп көткән ире, кадерле әтиемнең шунда ятканын уйлап күзләремнән яшь бәреп чыкты. Әтием без сине сагынып килдек, туган як сәламен, туган җир туфрагын алып килдек. Безнең сагынып килүебезне белеп үзеңнең дә рухың шатланса иде. Монда ятучы hәркайсыгызның урыннары оҗмахта булса иде, дип дога колдым. Шушы урындагы туганнар каберендә дә никадәр милләт вәкилләре, кемнеңдер кадерле ире, улы, сөйгән ярлары күмелгән. Илнең иреген саклап батырларча hәлак булган сугышчыларны онытырлык түгел, аларның якты истәлеген күңелләрдә мәңге сакларга кирәк," -дип тәмамлады Зөфәр ага.