Фронтовиклар

ӘХМӘТҖАНОВ РӘШИТ

Әхмәтҗанов Рәшит 1925 елда Иске Кәшер авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач гади солдат булып сугышка китә. 1944 елда 2 нче Белоруссия фронтының 1737 полкында, 1945 елда Белоруссия фронтының 1212 полкында хезмәт иткән. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен “За Отвагу”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

ӘХМӘТҖАНОВ САХАБЕТДИН ӘХМӘТҖАН УЛЫ

Әхмәтҗанов Сахабетдин Әхмәтҗан улы 1907 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Камка авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына.1988 елда вафат.

ӘХМӘТҖАНОВ ШӘРИПҖАН ӘХМӘТҖАН УЛЫ

Әхмәтҗанов Шәрипҗан 1924 елның 22 июнендә Сарман районы Илексаз авылында туган. Карт әтисе белән энекәшен калдырып, 1942 елның сентябрь аенда 18 яшьлек егет Сарман хәрби комиссариатына юнәлә. “Яшьтәшләрем яз көне үк китеп беткәннәр иде, авылдан берүзем генә киттем, - ди Шәрипҗан абый. – Сугыш мине куркытмый иде, әниемне үз кулларым белән җир куенына салудан да авыррак яра юктыр кебек тоелды”.

ӘХТӘМ АБДРАХМАН УЛЫ ЯППАРОВ

1923нче елда Әгерҗе шәһәрендә туган. 1942нче елда сугышка китә. 620нче укчы полкында минометчы булып хезмәт итә. Смоленск шәһәрен фашистлардан азат иткән вакытта каты яраланып госпитальгә эләгә. 1944нче елның 16 марта госпитальдә һәлак була.

ӘХТӘМОВ ГӘРӘЙ ӘХТӘМ УЛЫ

Әхтәмов Гәрәй Әхтәм улы 1923 елда туган.1941 елның 12 декабрендә хәрби хезмәткә чакырыла.Башта Казанда,аннан Ижевскийда хәрби әзерлек уза.

ӘШРӘФУЛЛИН МӨНӘВИР ӘШРӘФУЛЛА УЛЫ

23.08.1916 - 06.03.2000ел. 1936 нче елны армия сафларына алына. Хезмәтен тәмамалагач фин сугышы башланып, шул сугышка китә. 1941 елны Бөек Ватан сугышы башлана. Мөнәвир Әшрәфулла улы Мәскәү янындагы содатларны сугышка хәзерләү дивизиясендә хезмәт итә. 1943 елны яраланып авылга кайта. "Кызыл йолдыз" hәм "II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы" орденнары белән бүләкләнә.

ӘЮПОВ НУРИСЛАМ ШӘЙХЕЛИСЛАМ УЛЫ

Әюпов Нурислам Шәйхелислам улы 1912 елда Әлмәт районы Миңлебай авылында туган. 1944 елда сугышка киткән, 1946 елда кайткан. Батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән. 2000 елда вафат булган, Миңлебай авылында җирләнгән.

ӘҺЕЛТДИНОВ ЗӘЙНЕТДИН ӘҺЕЛТДИН УЛЫ

Әһелтдинов Зәйнетдин Әһелтдин улы

ӘҺЛЕТДИНОВ НӘҖИП ӘҺЛЕТДИН УЛЫ

1923 елның 19 июлендә Олыимән авылында туа, шунда томыш итә. 1942 елныь апрель аенда 19 яше тулганчы яуга чакырыла. Горький шәһәреннән 8 чакырым ераклыктагы лагерьда күнекмәләр узгач, сентябрьдә Калинин шәһәрен саклаучылар сафына җибәрелә. Ноябрьдә яралана. Терелгәч, 1943 елның 4 апреленнән 1322 нче танкка каршы көрәшүче полкның 2 нче батарея сафында Украина, Румыния, Германия, Польшадагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 1944 елның 8 сентяберендә кече серңант дәрәҗәсе бирелә. Җиңү бәйрәмен Чехословакиядә каршылый. Сугыштан соң Украинада хезмәт итә.

ӘҺЛИЕВ ГАБДУЛЛА ӘҺЛИ УЛЫ

Әһлиев Габдулла Әһли улы 1914 елның 28 гыйнварендә Иске Әлмәт авылында туган. 1922-1925 елларда авыл мәктәбендә укый.