Хөрмәтле арчалылар! Шушмабаш, Шекә, Илдус авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында «Память» сайтыннан укып белә аласыз
Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равиловна тарафыннан “Память” сайты ачылды. Сайт патриотик тәрбия буенча социаль проект барышында берничә ел дәвамында тупланган мәгълүматларга нигезләнеп төзелгән.








