Яңалыклар

Морбашта Мөнирә апа Галиханова 90 яшьлек юбилеен үткәрде

Корпункт: 

Морбаш авылында яшәүче Галиханова Мөнирә Исмәгыйль кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары сугыш ветераннары белән очрашты

Корпункт: 

Сугыш!.. Үзе белән күпме хатирәләрне йөртә ул. Сугышның үзен күргән кешеләр белән очрашу, алар сөйләгәннәрне тыңлап утыру бәхетенә ирешү дә елдан-ел кимүгә бара. Кызганыч, яшәү закончалыгы буенча алар безне ташлап китәргә мәҗбүр шул. Киләчәктә тарихның бу битен без калын-калын китаплар укып кына ача алачакбыз.

Арча ветераннарын Татарстан Президенты үзе тәбрикләячәк

Корпункт: 

7 майда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана узачак. Анда безнең районнан да сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергән тыл каһарманнары Галия Әхмәтҗанова (Арча), Рәйсә Халитова (Арча), Таһир Җәләлетдинов (Наласа), Миңнехан Фазылҗанов (Күпербаш), Раиса Коркина (Арча), Сәвия Исмәгыйлева (Күпербаш), Разия Минҗанова (Кәче), Гаптелнур Гарифуллин (Күкчә Бирәзә), Миңневәли Хөсәенов (Каенсар) катнаша.

Иске Кишет авылына Гани Сафиуллинның музей–комплексын ачу тантанасына рәхим итегез

Корпункт: 

6 май көнне 14 сәгатьтә Арча районы Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое, генерал–лейтенант Гани Сафиуллинның һәм аның Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашларының музей–комплексын ачу тантанасы була. Рәхим итегез.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап.

Корпункт: 

Шушмабаш гомум белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга ныклы әзерлек бара. Башлангыч сыйныф укучылары үз куллары белән ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә оештырганнар. Һәркемнең эше мактауга лаек. Яшь буынның сугыш афәтен онытмыйча, тыныч тормышның кадерен белеп үсүе зур куаныч — диеп хәбәр итә мәктәп коллективы.

Арча тимер юл вокзалыннан “Җиңү поезды”н озатып калдык

Корпункт: 

4 май көнне Арча тимер юл вокзалыннан “Җиңү поезды” узды. Ерактан ук кычкыртып килгән паровоз тавышы күңелләргә үтеп керде, сугыш ачысын башыннан кичергән өлкәннәр йөрәген “телеп” үтте. Поездагы пушкалар, “Т -34” танкы һәм “Катюша”, ул вагоннарны әйләндереп алган веноклар, солдат киемендәге кешеләрнең кул болгап китүләре яшьләрне дә битараф калдырмады. Җиңү поезды Арчада туктамыйча, Шәмәрдәнгә юл алды. Анда поезд янында ветераннар белән очрашу булган.

Дәү бабамның сугыш сәхифәләре

Корпункт: 

Минем дәү әниемнең әтисе Яхия Хәнәфиев 1918 елның 28 декабрендә Саба районының Чулпыч авылында туып үсә. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына. Ул анда 223 артиллерия полкына наводчик (төбәүче) итеп билгеләнә.

Арча педагогика көллияте студентлары сугыш эзләре буйлап китте

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм яшь буынга карата хәрби-патриотик тәрбияне көчәйтү максатыннан, 25 апрельдән 8 майга кадәр Арча педагогика көллиятенең «Прометей» эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышы эзләре буйлап оештырылган эзтабарлар экспедициясендә катнаша. Алар сугыш барган җирләрдә, төгәлрәге, Түбән Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылында булачак.

Арчаның 5 нче гимназиясе укучысы фәнни-гамәли конференциядә өченче урын алды

Корпункт: 

28 нче апрельдә Казанның 20 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган “Алиш эзләреннән” исемендәге I төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Гимназиянең 9 нчы А класс укучысы Гыйльметдинова Эльвина (җитәкчесе Гыйлаҗиева Л.Ф.) “А.Алишның сугыш чоры тормышы һәм иҗаты” исемле фәнни хезмәтен яклады һәм 3 нче урынга лаек булды. Хезмәте конференция материаллары буенча чыгарылган җыентыкка кертелгән.

Хәсәншәех мәктәбе укучылары сугыш чоры балалары белән очрашты

Корпункт: 

Мәктәпнең тарих укытучысы Гөлфирә Зәкиева оештырган «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән кичәгә сугыш чоры авырлыкларын арык җилкәләрендә күтәргән авылның сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар үз башларыннан кичкәннәрне балаларга гыйбрәт итеп, балалар бүгенге тормышларының кадерен белеп үссен дигән теләкләр белән бәян итте. Укучылар өлкәннәргә шигырьләр, җырлар бүләк итте.