Корпункт:
4 май көнне Арча тимер юл вокзалыннан “Җиңү поезды” узды. Ерактан ук кычкыртып килгән паровоз тавышы күңелләргә үтеп керде, сугыш ачысын башыннан кичергән өлкәннәр йөрәген “телеп” үтте. Поездагы пушкалар, “Т -34” танкы һәм “Катюша”, ул вагоннарны әйләндереп алган веноклар, солдат киемендәге кешеләрнең кул болгап китүләре яшьләрне дә битараф калдырмады. Җиңү поезды Арчада туктамыйча, Шәмәрдәнгә юл алды. Анда поезд янында ветераннар белән очрашу булган.