Яңалыклар

Арчада флэшмоб

Корпункт: 

30 апрель көнне Арча шәһәренең үзәк урамында парклар һәм скверлар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган мәктәп укучылары һәм студентлар арасында флэшмоб оештырыла.

Сугыштан кайткан әтиләре икенче хатынга китә

Корпункт: 

Сугыш башланганда Кылачы авылыннан Зөлфирә Камалиевага 4 кенә яшь була. Әтиләре Гыйният Мозаффаровны сугышка озатуларын яхшы хәтерли. Әниләре Маһинур берсен җитәкләп, икенчесен күтәреп (кечкенәсенә 1 генә яшь), калган өчесен ияртеп, авылның аргы ягына озатырга менә. – Әтинең хушлашу сүзен хәтерләмим, — дип сөйли Зөлфирә апа. — Атларга утырып киттеләр. Күздән югалганчы карап калдык. Хатларында шигырьләргә кадәр язды. Һаваларда айраплан, Йөриләр унар—унар. Миннән сәлам алган кошлар, Кайтып талларга кунар.

Хәнифә Шәймуллина - тыл ветераны

Корпункт: 

М.Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" әсәрендә " Елларга иминлек бирсен" бүлеге бар. Шул бүлектә язучы күрше-тирәсен мунча ягып кертүче, шуннан ләззәт һәм тәм табучы Камәр түти турында яза. Камәр түтинең килене Хәнифә Шәймуллина( фотода) - тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аңа " Хәтер" китабы бүләк итеп, сугыш чоры турында истәлекләр язып алынды.

Яңа Кенәр мәктәбендә Садыйковлар гаиләсе волейбол турниры үткәрде

Корпункт: 

Яңа Кенәр авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларның чираттагысы спорт сөючеләрне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалына җыйды. Садыковлар гаиләсе оештырган волейбол турниры чын бәйрәм рухында үтте.

Иске Кишет авылына Гани Сафиуллинның музей–комплексын ачу тантанасына рәхим итегез

Корпункт: 

6 май көнне 14 сәгатьтә Арча районы Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое, генерал–лейтенант Гани Сафиуллинның һәм аның Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашларының музей–комплексын ачу тантанасы була. Рәхим итегез.

Яңа Кенәр мәктәбендә Халитов Р.У. исемендәге гамәли конференция узды

Корпункт: 

Яңа Кенәр урта мәктәбендә Халитов Р.У. исемендәге укучыларның IV фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Укучылар конференциягә сугышта катнашкан бабайләры, авылдашлары турында мәгълүмат туплаганнар ,сугыштан килгән өчпочмаклы хатларны, фотоларны, сугыш ветераннары турындагы видеоязмаларны алып килгәннәр. Җиңүчеләр 4 төрле номинациядә дипломнар белән бүләкләнде. Укучыларның хезмәтенә бәя бирүдә «Бердәм Россия » партиясенең Яңа Кенәр бүлеге җитәкчесе Җ. Галимуллин да катнашты.

Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат концерты булды

Корпункт: 

Арча мәдәният йортында Арча сәнгать мәктбенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап һәм Бөтендөнья бию көне уңаеннан “Без синең балаларың, Җиңү” дигән иҗат концерты булды. Язгы изгелек атналыгы кысаларында аңа “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, ветераннар чакырылды. Кунакларны фойеда сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры каршы алды. Концерт зур хор чыгышы белән башланып китте.

Әлфия Закирова: "Фашистларны җиңүдә әти-әниемнең дә өлеше зур"

Корпункт: 

Минем әтием Нәбиулла Сәмигулла улы Хәмидуллин да Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр яу кырында булган. Әткәй сөйләгән кайбер хатирәләр күңелемдә сакланып калган.

Луиза рәсем ясап юллама откан

Корпункт: 

“Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм” исемле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшь рәссамнарның XI республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгегә 51 рәсем җибәрелгән. Арча сәнгать мәктәбенең Раилә Фәтхуллина укучысы Луиза Иванова лауреат булган. Аңа диплом һәм Волгоградка юллама тапшырылган.

Яңа Кенәр мәктәбе укучылары Яңа Ашыт авылындагы обелискны яңартуда катнашты

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Кенәр мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Яңа Кенәр янгын күзәтчелеге бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Ашыт авылындагы обелискны яңарту, әйләнә-тирәсен тәртипкә китерү эшләрен башкарды, агачлар утырттылар.