- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Минем дәү әниемнең әтисе Яхия Хәнәфиев 1918 елның 28 декабрендә Саба районының Чулпыч авылында туып үсә. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына. Ул анда 223 артиллерия полкына наводчик (төбәүче) итеп билгеләнә.
1940 елның май аенда 43нче гвардия артиллериясе полкының корал командиры итеп куела. Армия хезмәтен тутырып, туган йортына кайтырга насыйп булмый аңа. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлангач, минем дәү бабам – гвардия өлкән сержанты 15 нче гвардия дивизиясендә хезмәт итә башлый, сугышның иң кайнаган урыннарында катнаша. 1941 елның 28 октябреннән 31 декабренә кадәр коточкыч бәрелешләрдә Ворошиловград өлкәсендә Германиянең иң мөһим полкларын тармар итәләр. Шушында күрсәткән батырлыклары өчен дәү бабам “Кызыл Йолдыз “ ордены белән бүләкләнә.
Сталинград астындагы каты сугышларда да зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. 43нче гвардия артполкы котырынып килгән дошман танкларын шәһәргә кертмичә, батырларча сугышалар. 3 атнадан соң 15нче гвардия дивизиясе составындагы сугышчыларның яртысы һәлак була. 21 августта дошман, яңа көч туплап, кабат ут ача. Иңгә-иң терәп сугышкан Советлар Союзы Герое М. Хвастанцев (үлгәч бирелә) һәлак була, дәү бабам яраланып хастаханәгә эләгә. Дәваланып чыккач кабат үз полкына кайта.
31 гыйнвар дошман өчен чын тәмугка әйләнә. Алар төшенкелеккә бирелеп, төркем-төркем булып, әсирлеккә бирелә башлыйлар. Герой шәһәр Сталинград сугышы гитлерчылар өчен җиңелүнең башы, сугыш барышында борылыш пункты була. 15 нче гвардия дивизиясе 10982 фашистны (шул исәптән бер генерал, 538 офицер) әсирлеккә ала, берничә мең солдат һәм офицерны, бик күп сугыш техникасын юкка чыгара. 31 самолет, 47 танк, 203 орудие, 3989 машина, 10000 пулемет, винтовка һәм автоматларны кулга төшерәләр. Минем дәү бабам Яхия Хәнәфиев “Отечественная война” ордены һәм “За освобождение Сталинграда” медале белән бүләкләнә.
1943 елның кышында Гитлер Кызыл Армияне Курск дугасында тар-мар итәргә планлаштыра. Биредә дошманның иң көчле группалары юкка чыгарыла. Курск, Белгород, Харьков шәһәрләренә азатлык байрагы эленә. Мартта 15 нче гвардия дивизиясе составына 1нче чехословаклар батальоны килеп кушыла. 15нче гвардия дивизиясе Днепр елгасына дошманны кертмәскә дигән приказ ала. Алгы сафларда дәү бабамның 43 нче гвардия артполкы тора. Алар 12 танкны яндыралар, калганнары кире борылырга мәҗбүр булалар.
3 октябрь 15нче гвардия дивизиясе сугышчылары һәм командирлары өчен иң авыр канкойгыч көннәрнең берсе була. Днепр елгасын азат иткән өчен дәү бабам “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Аннан Днестр, Ингулец елгалары өчен көрәш, Кривой Рогны азат итү, Украина җирләреннән фашист калдыкларын куу, 1944 елның июненнән Польша җирләрендә сугыш... 15 нче гвардия дивизиясенә 8 мәртәбә Югары Башкомандующий приказы белән Рәхмәт хаты бирелә.
1945 елның 23 гыйнварендә 22 сәгатьтә Одер елгасын азат иткән өчен 43 нче гвардия артполкына II дәрәҗә Суворов ордены тапшырыла, Яхия Хәнәфиев “Отечественная война” ордены белән бүләкләнә. 15нче гвардия дивизиясе Берлинга юл тота. 19 апрель төнендә 1нче Украина фронты командующие Советлар Союзы маршалы И.Коневтан кичекмәстән Шпрее елгасын алырга приказ була. 43 нче артполк кына да Германия җиренә кергәч кенә 89 батарея командирын югалта.
2 май көнне кич белән Эльба өстендә гвардиячеләрнең шатлыклы салютлары яңгырый. Берлин корал ташлый, капитуляциягә риза була.
1нче Украина фронтының иң яхшы сугышчылары – гвардиячеләре Кызыл мәйданга Җиңү парадына кайталар. Алар арасында минем бабам да бар. Парадтан соң 15нче гвардия дивизиясе Чехословакияне фашизм калдыкларыннан азат итәргә китә. Тәүлеккә 50-60 чакрым юл үтеп, Чехословакия башкаласын азат итәләр, җирле лагерьлардан әсирләрне коткаралар. Дәү бабам 1945 елның 13 гыйнварыннан 9 майга кадәр арада гына да Сталин приказы белән 7 Мактау кәгазе ала.
Артиллерияне сугышның Алласы дип йөртәләр. Минем бабам да артиллерист булганга туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайта алгандыр, мөгаен. Мин аның белән бик горурланам. Алар сугышта биш ир туган катнашканнар: Салих, Исхак, Габдрахман, Исрафил. Салих абый комиссиягә эләгә һәм Юдинога гаиләсенә кайтып үлә. Габдрахман абый Белорусия җирләрендә ятып кала. Исрафил абый хәбәрсез югала. Исхак абый сугыштан инвалид булып Сабага гаиләсе янына кайта. Дәү бабам 1946 елның 6 маенда демобилизацияләнә. Авылдаш дусты Фәхретдин Кашаповның 16 яшьлек Миңзифа исемле сеңлесе аны армия сафларына озатып кала һәм җиде ел буе көтеп ала. Алар 1946 елның 6 июнендә өйләнешәләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр.
Илназ Зәйнетдинов,
Казан шәһәре.