Җәй уртасы. Урамда шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Әле яңа гына бүлмәгә кайтып кереп, тәрәзәгә бәрелешеп уйнаган яңгыр тамчыларын күзәтә-күзәтә уйга чумам. Шул вакыт бүлмәне яңгыратып, үземне сискәндереп телефон шалтырый. Хыялларымны чуалткан бәндәне ачуланасым килеп, телефон трубкасына үреләм. Ә анда дәү әтинең тыйнак кына тавышы ишетелә.
- Кызым, исәнме. Син тагын кайчан кайтасың?..
И, Ходаем әле генә яннарыннан киттем, ләбаса. Сабыр булырга тырышып, аңа да шул сүзләрне кабатлыйм. Ә ул исә күңел халәтемне сизгән кебек:
- Ачуланма кызым. Без исән вакытта ешрак кайтырга тырышыгыз. Менә бервакыт дәшәсең, сөйләшәсең килер, ләкин без булмабыз...
Без булмабыз... булма-а-быз. Эх, юләр, тиле яшьлек. Әлеге сүзләрне еллар узган саен ешрак исемә төшерәм. Кайвакыт үз-үземне битәрләп тә куям. Ник дәү әтием исән вакытта аның тормышы турында күбрәк сораштырмадым икән. Бөек Ватан сугышы турында гына сөйләсә дә, бер китап язарлык мәгълүмат булган бит үзендә.
Дәү әтием Шамил Сабирҗан улы Сабиров 1926 елның 26 мартында Күлле Киме авылында дөньяга килә. Әти-әнисенең җылы кочагында озак юанырга туры килми аңа. Ул беренче сыйныфны тәмамлаганда, әтисе үлеп китә. Гаиләдә җиде бала булу сәбәпле, әнисе Фатыймага авырга туры килә һәм Шамилне Кызыл Юл (хәзерге Кенәр) районының Сөрде авылында яшәүче абыйсы үз янына ала. Биш елдан соң ул кабат туган авылына әйләнеп кайта – 7 сыйныфны Күлле Киме мәктәбендә тәмамлый. Аңа кабат уку насыйп булмый, колхозда эшли башлый, ат җигә. Коркачыкка икмәк ташый, сабан чорында сукалый, тырмалый. “Сугыш башлану хәбәрен ишеткәндә, болында печән өстендә идек. Йөгерешеп авылга кайттык”, - дип сөйли торган иде ул. Бу вакытта аңа бары 15 яшь кенә була. Дәү әтине сугышка соңрак, 1943 елның ноябрендә алалар. Күпчелек райондашларыбыз кебек аңа да “каһәр суккан” Суслонгерь газапларын кичерергә туры килә. “Урман ташыдык, Сугышырга да өйрәттеләр. Взвод командиры бик әйбәт кеше иде. Әнинең ашарга алып килгәне әле дә хәтеремдә”, - Суслонгерьдагы үзәккә үткән ачлык, солдатларга карата булган мыскыллауларны шушы берничә сүз белән генә искә ала торган иде.
1944 елның 1 маенда дәү әтине сугышка җибәрәләр. “Мәскәүгә барып җиткәч, туйганчы бер ашадык”, - дигән сүзләре үзәкне өзә торган иде. Аннан соң, поезд белән көнбатышка, Белорусия фронтына, Гомель өлкәсенә алып китәләр аларны.
Дәү әтием истәлекләреннән:
- Беренче сугышка винтовкалар асып, Югары Көек егете белән кердек, ул яраланды. Әти кебек өлкән яшьтәге сугышчылар белән иңне-иңгә куеп сугыштык. Суслонгерьда ачтан газапланганны белгәчтен, бик якын иттеләр. “Күп ашый күрмәгез егетләр”, - дип аркадан сөюләре истә калган.
- Брест шәһәрен азат иткәндә, оча сөяге тирәсенә мина кыйпылчыгы тиеп яраландым. 2 атнадан артык Мозырь шәһәрендәге госпитальдә яттым. Гвардия укчы полкы составында кабат, Польша шәһәрен азат итәргә кердем. Разведкага барганда, кабат пуля сул аягымның ботын үтәли тишеп чыкты. Санчастьтә ун көн дәваланып чыгарга туры килде.
- Җиңү көнен Берлин шәһәрендә каршы алдым. Бөтен кеше “Ур-ра” кычкыра, бер-бер артлы күккә аталар. Кемдер елый, кемнәрдер кочаклаша. Куаныч инде.
- Сугыш тәмамланса та, тиз генә туган якка кайтырга насыйп булмады. Берлин шәһәрендә фатирларга кереп, немецлар качып калмаганмы, дип карап йөрергә туры килде. Шунысы кызганыч, Җиңү көненә кадәр килеп җитеп, фатир саен йөргәндә дә бик күп ир-егетләребез дошман пулясыннан вафат булды.
- Ярымҗимерек Берлин урамнары әле дә күз алдымда. Биредә алмагачлар ике рәт, тигез итеп утыртылганнар иде. Һәм алар ап-ак, шау чәчәктә иделәр. Ә алмагачлар арасына кап-кара асфальт юл түшәлгән...
“Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” һәм башка бик күп медальләр иясе булган дәү әтиемнең тагын бер истәлекле вакыйгасы истә калган. Берлин урамында ул авылдашы Гарәфи абыйны очрата. “Икебездә башка аптырап киттек, аннары кочаклаштык. Кирәк бит авылдаш белән Берлин урамында очраш инде”, - дип гаҗәпләнә торган иде.
Туган авылларына өч авылдаш бергә кайтып керә, Чыпчыкта аларга Гыйлемхан абыйда өстәлә. Аның да туган авылына кайтып барышы була.
Дәү әтием Шамил Сабиров гомер буе колхозда эшли. Ул “алтын” куллы балта остасы иде. Зур-зур бүрәнәләр күтәреп, күпме кешене йортлы иткәнен санап та бетерерлек түгел. 1950 елны дәү әнием Рәйсә белән гаилә корып, иңне-иңгә куеп 63 ел тигез, матур гомер кичерә алар. Дүрт балага гомер бүләк итәләр.
Дәү әниемә дә сугыш елларында тылда эшләве җиңелләрдән булмый. Урман да кисә, сука да тарта, печәнен дә чаба. Җитез, эшен яхшы итеп башкарганга, болында печән чапкан вакытта “печәнне бик яхшы чабасың”, - дип ирләр белән беррәттән куя торган булалар аны.
Дәү әти белән белән дәү әнием авылда үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Бакый дөньяга күчүләре дә бер тирә булды аларның. Сугышта алган яраларыннан сызланып, дәү әти аяксыз калды. Озак кына урын өстендә ятканнан соң, бакыйлыкка күчте. Дәү әтинең вафатына 15 көн булганда, аякта чабып йөргән дәү әни дә урын өстенә менеп ятты. Гомер буе авыртам дип зарланмаган, хәтта дару эчәргә дә яратмаган, больница юлының кайда икәнен дә белмәгән Рәйсә Гарифулла кызы икенче көнне ук дәү әти артыннан бакыйлыкка күчте.
Соңгы елларда Бөек Ватан сугышы турында күп языла, төрле архив документлар табыла. Һәркем эзләнүдә. Шунысы хак, илебез тарихында зур хәрефләр белән язылган бу сугыш авазы әле дә яңгырый, әле дә ишетелә, яңа фактлар табыла.
Дәү әтинең дә күкрәгендә бер ордены бар иде. Ул аның белән нык горурланды. Әмма ул орден тарихы турында беркайчан да сөйләгәне булмады. Берьюлы аның турында яхшы белән авылдашы, “Синең бабаең бик зур батырлык эшләгәне турында беләсеңме?” – дип сорады. Оят әлбәттә, әмма белми идем. Ул да төгәл генә әйтә алмады. әмма интернет челтәрләреннән эзләп карарга тәкъдим итте. Төрле сайтларны актарып, дәү әти турындагы мәгълүматны эзләдем. Кайберләре яшерен, дип язып чыгардылар, Ниһаять, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан вакытта, кече улым дәү әтием турындагы мәгълүматны эзләп тапты. Баксаң, 1945 елның февралендә Познань шәһәрен азат иткән вакытта, аларның группалары немецларның берөзлексез атып торган пулемет утына юлыгалар. “Шул вакыт иптәш Сабиров Шамил Сабирович икенче укчы батальонының гади гвардиячесе берөзлексез пулемет атып торган ачык урынны узып, фашист пулеметы урнашкан подвал янына шуышып килеп, алар өстенә өч граната ыргыта. Немецлар пулеметын тынып калырга мәҗбүр итә. Артыннан килгән иптәшләренә юл ача”, дип язылган әлеге документта.
И, Ходаем, шушы батырлыкны белү өчен 80 ел гомер узарга кирәк булды микәнни. Кызганыч, вакытында кадер-хөрмәт, ихтирам бүләк итеп бетермәдек кебек сиңа дәү әтием. Тыныч йокла, урының оҗмах түрендә булсын.
