Ютазинский муниципальный район Республики Татарстан
Ютазинский муниципальный район (тат. Ютазы районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — посёлок городского типа Уруссу.
Корпункт
МБУ "Каракашлинский краеведческий музей им. Шарафиевой С.Ш."
Адрес: Ютазинский район, село Каракашлы, ул. Сирина Батыршина, дом 36
Ютазинский муниципальный район (тат. Ютазы районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — посёлок городского типа Уруссу.
Урыссу бистәсендә гомер итүче тыл хезмәтчәне Анна Сергеевна Чиркова яши торган нурлы һәм якты йортка кичә күп санлы кунаклар җыелды – алар мөлаем йөзле, киң күңелле хуҗабикәне туган көне – олуг юбилее белән тәбрик итте.
Бәйрәкәтамак авылында яшәүче Хөбәйбә Мөҗәһит кызы Баяҗитовага быел 92 яшь тула.
22 июньне 76 ел дәвамында Советлар Союзы территориясендә яшәгән дәүләт халыклары тирән ачыну белән искә ала. Фашист илбасарлары тарафыннан китерелгән югалтуларның исәбе-хисабы бүгенге көнгәчә билгеле түгел, шуңа күрә без һәм киләчәк буыннар сугыш корбаннары алдында мәңгегә бурычлы.
Кече Урыссу авылында гомеренең туксанынчы җәенә аяк баскан хезмәт ветераны Зәйтүнә Шәрип кызы Шакирҗанова яши торган йорт бусагасыннан бу көннәрдә кунак өзелмәде.
Әбсәләм авыл җирлеге базасында бүген район ветераннар (пенсионерлар) советының чираттагы утырышы узды.
Ютазы авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камил Моталлап улы Кашапов узган көннәрнең берсендә туган көнен билгеләп узды.
Урыссу бистәсендә гомер итүче Тимерҗан Хәсән улы Әхмәтҗановның бүген олуг юбилее - хезмәт ветеранына 90 яшь тулды. Тумышы белән Бәйрәкә авылыннан булган Тимерҗанның балачагы Баланлы авылында уза – малайга бер яшь булганда Әхмәтҗановлар гаиләсе әлеге авылга нигез салган гаиләләрнең берсе була. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән егет Кемерово өлкәсендәге шахталарның берсенә юллана. - Бик еш гаделсез мөнәсәбәтләргә тап булсам да, биредә авызым ипекәйгә туйды ичмасам, - дип искә ала юбиляр шахтада узган дүрт ел гомерен.
Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Мәрьям Гариф кызы Сабировага 90 яшь тулды. - Авыр көннәрне дэ кичердек, кояшлы көннәр дә читләтеп узмады. Әмма без беркайчан да өметсезлеккә бирелмәдек, - ди юбиляр.
Бөек Ватан сугышы ветераны Инком ага Абдуллин олуг юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. 17 яшь тулган үсмерне Ватан-ана фронтка чакыртып алганда, ул мәктәп эскәмиясе артыннан да чыгарга өлгермәгән була әле. Элемтәче булып дошман белән көрәшкән солдат совет армиясе сафларында җиде ел хезмәт иткән. Исән-сау туган якларына кайткан фронтовик бик озак еллар Бәйрәкә МТСда, аннан соң “Сельхозтехника” да эшли. Хатыны Гөлсинә апа белән алар 50 елдан артык бергә яшәп, биш балага гомер бүләк итәләр.
Мәктәп укучылары дәһшәтле сугыш еллары, шагыйрьнең батырлыгы, иҗаты һәм тормыш юлы белән танышалар. Музейда урын алган экспонатлар белән кызыксыналар, музей хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирәләр.