1923 елны Ютазы районы Дим-Тамак авылында крестьян гаиләсендә туган. Бишенче классны укыгач, мәктәпне тәмамлый.
1937 елның маенда Кәрәкәшлегә күчеп киләләр һәм монда ул көтүче булып яллана. 1939 елны Көчле–Елга колхозына колхозчы булып керә. Төрле эшләрдә эшли.
1942 елның апрель аенда сугышка китә. Венгриядә Волотон күле янындагы сугышларда катнашып, шунда яралана. Соңгы хаты Венгриянең Печеть шәһәрендәге госпитальдән килә. 1945 елның 3 февральда “Каты ярадан үлде” дигән хәбәре килә.