- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Ютазы авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камил Моталлап улы Кашапов узган көннәрнең берсендә туган көнен билгеләп узды.
1941 елда ук Совет Армиясе сафларына чакыртылган солдат пушка-артиллерия бригадасында шофер булып хезмәт итә. Дошман ядрәсеннән яраланган якташыбыз госпитальгә эләгә. Сәламәтлеген ныгыткан фронтовикка ил җитәкчелеге тагын да җаваплырак хәрби бурыч йөкли – десант Кашапов дошман тылына бер тапкыр гына төшми. Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайткан Камил Моталлап улы Ютазы элеваторында эшли. Барара авыл мәктәбендә дә хезмәт куйган ветеран, лаеклы ялга район кулланучылар берлегеннән чыга. Бүген чал чәчле якташыбыз, күзләре-колаклары “начар” эшләүгә карамастан, мәчеткә йөри, догалары аша ил-көнебезгә иминлек тели.
Бөек Ватан сугышы ветераны Камил Моталлап улы Кашаповны туган көне белән район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авыл җирлеге башылыгы Гөлнара Сафиулина, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тәбрик итте.