1914 нче елны Кәрәкәшле авылының крестьян гаиләсендә туган. Мәктәптән соң колхозда шофёр булып эшли.
1935 -1938 нче елларда Совет армиясендә хезмәт итә.
1941 нче елны Нәжип ага колхозда эшләгән машинасы белән сугышка китә. 1942 нче елны, Днепр елгасы аша үткәндә, һәлак була.
Авылга аның “Батырларча һәлак булды” дигән хәбәре килә.