Баулы районы Кәрәкәшле авылында крестьян семьясында туган.
1935 нче елда армия сафларына чакырыла. Хезмәттән кайткач, Биектау районында шоферлыкка укый.
1939 нчы елда Хасан күле һәм Ханхин-Гол елгасы янында сугышлар башлангач, сугышка китә. Ерак көнчыгыштан Финляндиягә күчерелә.
1941 нче елның 28 нче сентябрендә Ватан сугышына китә.
Артиллерист, кече лейтенант Мөнип ага илебезне фашистлардан азат итү өчен бытырларча сугыша.
1945 нче елның 25 нче декабрендә туган якка кайта.
Хөкүмәтебез тарафыннан медальләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә вафат.