Бәйрәкәтамак авылында яшәүче Хөбәйбә Мөҗәһит кызы Баяҗитовага быел 92 яшь тула.
Гомер буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан әбиләрнең берсе ул. Хөбәйбә әби, йөзенче дистәсен ваклауга карамастан, ураза тота. Ул кызы һәм кияүе гаиләсендә яши. Хөбәйбә апа абыстай булып түр башында гына утырмый икән. Ул балаларына кош-корт үстерүдә ярдәм итә, бакчада чүп утый, тәмле итеп күпертеп ипи сала, телеңне йотарлык бәлешләр пешерә. Сугыш чоры авырлыкларын күреп, бала кайгылары кичерсә дә, Хөбәйбә апа шат күңелле кеше. Күршеләре белән дә аралашып яши, аларга үзенең киңәшләрен бирә. Хөбәйбә апага тагын да сау-сәламәт булып, балаларының изгелекләрен күреп, озын-озак яшәргә язсын, дип яза Бәйрәкәтамак авылы китапханәчесе М. Ниязова һәм мәдәният йорты директоры Ф. Гыйльметдинова.