- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Урыссу бистәсендә гомер итүче тыл хезмәтчәне Анна Сергеевна Чиркова яши торган нурлы һәм якты йортка кичә күп санлы кунаклар җыелды – алар мөлаем йөзле, киң күңелле хуҗабикәне туган көне – олуг юбилее белән тәбрик итте.
Анна Сергеевна 1927 елның 20 июнендә Баулы районының Поповка авылында дөньяга килә. 1934 елда җиде яшьлек кыз гаиләсе белән Ерак Көнчыгышка вербовкалана. Ул анда фабрика-завод укуларын тәмамлый, шахтада эшли. Гаилә корган Анна Сергеевна тормыш иптәше белән генә бик аз гомер кичереп кала. Гомер бүләк иткән өч баласын ана ялгызы үстерә һәм аларны лаеклы кешеләр итеп олы тормыш юлына озата. 1962 елда Урыссу бистәсенә кайтып урнашып, агач эшкәртү комбинатыннан лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны, балалары һәм оныкларының һәрдаим кадер-хөрмәтен тоеп яшәсә дә, ул бүген дә әле мөстәкыйль тормыш алып бара.
Анна Сергеевна Чиркованы олуг юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова тәбрик итте. Изге теләкләрен юллаган ветераннар советы әгъзасы Вячеслав Сибагатов юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның адреслы котлау телеграммасын тапшырды. Урыссу бистәсендә гомер итүче тыл хезмәтчәне Анна Сергеевна Чиркова яши торган нурлы һәм якты йортка кичә күп санлы кунаклар җыелды – алар мөлаем йөзле, киң күңелле хуҗабикәне туган көне – олуг юбилее белән тәбрик итте.