ВАГЫЙЗОВ ХАҖИП ВАГЫЙЗ УЛЫ
Биография. Мин, Вагыйзов Хаҗип Вагыйз улы, 1930 нчы елның 25 нче апрелендә Саба районы Туктар авылында дөньяга килдем. 1938 нче елда Туктар башлангыч мәктәбенең беренче классына укырга кердем. Җиде класс бетергәннэн соң, ФЗУ һөнәргә өйрәтү учреждениесенә мәҗбүри укырга китәсе булсам да, Сабадагы Райпромкомбинат безне алып калды, шунда өч ел столяр булып эшләдем. 1950 нче елларга кадәр Туктар колхозында төрле эшче булып эшләдем. 1950 нче елның 4 нче октябреннән 1954 елның 4 нче ноябренә кадәр Совет Армиясе сафларында Германиядә хезмәт иттем.