Труженики тыла

ВӘЛИЕВ ГАЛИМҖАН ШАКИР УЛЫ

Вәлиев Галимҗан Шакир улы 21 .01.1921 елда туган, тыл ветераны, 14 китап авторы. 1943-1975 елларда Күзкәй урта мәктәбендә укыта. Мәктәп коллекитивында,авыл халкы арасында җәмәгатҗ эшендә башлап йөри - профсоюз оешмасын итәкли, агитатор, лектор, пропагандист. Укытучылык стаңы 35 кл. Ул яхшы укытучы гына түгелсугыш чырындаятим калган балаларга үрнәк тә була. Ул узе инвалид буларак сугышта катнашмый, ләкин 4 ел буе төрле фронтта сугышкан авылдашлары белән хат алыша. Шул хатлар нигезндә сугыш беткәнгә 50 ел узгач "Сугыш хатлары" исемле китап чыгарды.

ВӘЛИЕВА МИНЗУХУР (МИНСУРА) МӨХӘММӘТ КЫЗЫ

Вәлиева Минзухур (Минсура) Мөхәммәт кызы1925 нче елның 15 нче маенда туа. Әтисе Мөхәммәт Галиәскар улы Югары Утар авылында туган. Гражданнар сугышыннан яраланып кайтып, 1933 нче елда үлә. Әнисе Бәдигылҗәмал Кукмара районыннан.Аның әтисе Ибраһим Янил авылын керәшен итеп чукындырып киткәннән соң, халыкны кире дингә чыгарган кеше. Ул дини, чын кеше булган.

ВӘЛИЕВА МИННИСА БӘДРЕТДИН КЫЗЫ

Вәлиева Минниса Бәдретдин кызы 1908 елның 1 августында Иске Алпар авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соң колхозда эшләгән. 7 бала тәрбияләп үстергән. 1992 елның 10 сентябрендә вафат булган. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

ВӘЛИУЛЛИНА РӘИСӘ ГЫЙЛӘҖ КЫЗЫ

Вәлиуллина Рәисә Гыйләҗ кызы 1932 елның 17 нче мартында Пәрәү авылында туып усә. Гаиләдә өч бала, Рәисә апа икенчесе. Аңа дүрт яшь булганда, әниләре үлә. Ун ел үги әни белән яши. 1943 елда әтисе сугышта үлгәч, үги әни ташлап китә, аннан соң әби тәрбиясендә кала. 12 яшьтән колхозның төрле эшләрендә эшли, утын турый, урак ура. Шушы авыл егете Зәйнулла белән гаилә корып, өч малай тәрбияләп устерәләр. Озак еллар бозау карый, сыер сава, соңгы елларда халыктан сөт җыючы булып эшли.

ВӘЛИУЛЛИНА РӘСИМӘ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ

Рәсимә апа Яңа Имән авылында туа, гомере буе шунда яши, лаеклы ялга чыкканчы “Родина” колхозында хезмәт куя. Гектарлап чөгендерен дә эшкәртә, бәрәңгесен дә утый, колхоз малларын карауда да эшли, үз хуҗалыгындагы кырык төрле эшен дә башкара. Кызганыч, гаилә корып яшәсә дә, балалары булмый, ире Ярулла белән икесе генә гомер итәләр. Ярулласы вафатына да 13 ел үткән. Рәсимә апа бүгенге көндә иренең бертуган энесенең улы Вәлиуллин Фәнис, килене Надежда тәрбиясендә яши. Надеждага сабырлык теләп, рәхмәтләр генә юллап торырлык, аның тәрбиясендә 90 яшен тутырган кайнанасы Наимә апа да бар әле.

ВӘЛИШИНА ГӨЛЗӘЙНӘП САЛИХ КЫЗЫ

Вәлишина Гөлзәйнәп Салих кызы. 1929 елны хәзерге Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туа. Сугыш вакытында төрле эштә эшләгән: урак урган, сыер сауган, бозау караган. 1949 елны Яңа Сарайлы авылы егетенә кияүгә чыга, “Гигант” колхозында төрле эштэ эшли. Өч кыз, ике малай үстергәннәр. Юбилей медальләре белән буләкләнгән. Бугенге көндә Яңа Сарайлы авылында яши.

ГАБДРАУФОВА ГАМБАРИЯ ГАБДРАУФ КЫЗЫ

Габдрауфова Гамбария Габдрауф кызы 1924нче елны Тукай районы Сәет авылында дөньяга килә. Гамбария апа 5 класс белем ала. Гамбария апа 12 яшьтән колхозга эшкә йөри башлый. Алар гаиләдә 7 бала үсәләр. Сугыш башланганда Гамбария апа Сәеттә була. Сугыш башланган 1941 елны иратлар сугышка киткәч, Гамбария апаны Чаллы шәһәренә комбайнер булырга укырга җибәрәләр. Укып кайткач колхозда комбайнер, трактарист булып эшли башлый.

ГАБДРАХМАНОВ МӨХӘММӘТЮНЫС ГАБДРАХМАН УЛЫ

1929 нчы елның 28 маенда Мөбәрәкшин Габдрахман семьясында 5 нче бала булып дөньяга килә. 1937 елда мәктәпкә укырга керә, 4 класс белем ала. 1940 елда колхозда төнлә ат көтә, көндез колхозда төрле эшләрдә катнаша. 1952 елда Совет Армиясе сафларына алына. 2 елын Төньяк Корея, 1955 елга кадәр Омск шәһәрендә, Чита өлкәсендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, колхозда, промкомбинатта эшен дәвам итә. Мөхәммәтюныс абый тормыш иптәше Рәкига апа белән биш бала: 3 кыз, 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта улы Назиф, килене Фәрхәнә семьясында гомер итә. Тенеки авылында яши.

ГАБДРАХМАНОВА МӘРЗИЯ ШӘФИКЪ КЫЗЫ

Габдрахманова Мәрзия Шәфикъ кызы 1923 нче елның 23 нче маенда Апас районы Тубән Барыш авылында 3 балалы гаиләдә туа. Зур Күккүз авылы мәктәбенен 7 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, Зур Күккүз авыл җирлеге буенча барысы 18 кыз, Чүрибураш МТСында тракторчылыкка укыйлар. Укуын тәмамлаганнан соң, Шонгатыда 9 ел тракторда эшли. Бөек Ватан сугышы елларында бар авырлык авылда калган карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар җилкәсендә була. Мәрзия әбигә окоп казу, урман кисү эшләрендә дә катнашырга туры килгән. Әтисе белән бергә Тәтеш, Төрләмә урманнарында агач кисүләрен Мәрзия апа бүгенгедәй хәтерли.