Труженики тыла

ГАБДРАХМАНОВА СӘГЪДИЯ ӘХМӘТШАКЫЗЫ

Габдрахманова Сәгъдия Әхмәтша кызы 1931 нче елның 20 нче июлендә гаиләдә 11нче бала булып дөньяга килә. Кечкенә вакыты авыр сугыш вакытларына эләккән. Ике абыйсы сугышта катнашып, берсе шунда ятып кала, икенчесе кайткач, суга батып үлә. Ишле гаиләдән булганга ун яшьтән үк фермага каз көтүе көтәргә керә. Сугыш башлануын әтиләре хәбәр итә. Сугышның ни икәнен ачка тилмерә башлагач кына белдек. Укый алмадым шул, кияргә киемем булмады, дип сөйли Сәгъдия әби яшьләрен сөртә-сөртә. Үсә төшкәч, Язлы Арташ фермасына сыер саварга кергән. 1958 нче елда Фәиз абый белән гаилә коралар.

ГАБДРАХМАНОВА СӨЕМБИКӘ МӘГСҮМ КЫЗЫ

1918 елның 22 декабрендә Саба районы Сауш авылында туа. Алты балалы гаиләдә Сөембикә Мәгсүм кызы икенче бала булып туа. 1939 елның 10 октябреннән Килдебәк мәктәбендә укыта башлый, ләкин 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, аннан Казанга күчерелә.Ул Казан педагогия училищесында укыган вакытта сугыш башлана. Күп укытучылар сугышка китә, балаларны укытырга укытучылар калмый, шунлыктан Сөембикә апага укуын тәмамламаган килеш, мәктәптә укытучы булып эшләргә туры килә..

ГАБИДУЛЛИНА ДИЛӘФРУЗ МӨХӘММӘТРӘХИМ

Габидуллина Диләфруз Мөхәммәтрәхим кызы 1928 елнын 9 июлендә Танай-Турай авылында туа. Яшь килеш комбайнда, 5 ел тракторда эшләдем дип искә ала.Яшьтән сугыш авырлыклары куреп устем ди.Бугенге көндә балалары тәрбиясендә гомер кичерә.

ГАБИДУЛЛИНА МӘЧТҮРӘ ГӘЗИЗ КЫЗЫ

Габидуллина Мәчтүрә Гәзиз кызы 1930 нче елның 26 сентябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе Мәрьям, әтисе Гәзиз. 1941 елда әтисе сугышка алына һәм кайтмый кала. Өч бала ятим кала. 12 яшьтән урак урган, яшелчә бакчасында эшли, 1955-1956 елларда колхозда хисапчы булып, 1966-1986 нчы елларда мәктәптә җыештыручы булып эшли. Бик яшьли тол кала, 4 бала тәрбияләп үстерә. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә яши.

ГАБСАБИРОВА РОЗА СЭЕТГЭР0Й КЫЗЫ

-Мин 1930 елда туганмын. Әтием Сафин Сәетгәрәй. Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Җәй көне бик иртә әти безне (без биш бала калдык) уятып, үбеп чыгып китте. Без нәрсә икәнен аңламадык, иртән әнидән белдек сугышка киткәнен озак тормас, кайтып җитәр, - диде әни. Әти киткәч, әнинең алтынчы баласы туды. Алты бала бер ана өстендә, иң зурысы мин идем. Көз көне икмәкләрне җыярга авылда ир-атлар калмагач, икмәк көлтәләре җыелмыйча кырда калды. Кыш көне шул көлтәләрне ташып, инәйләр төнге сәгать унберләргә кадәр ашлык сугалар иде. Ул кышның суыклыгы, бураннар булуы нык хәтердә калган.

ГАДЕЛЬШИН СОЛТАН ГАДЕЛЬША УЛЫ

1930 нчы елның 21 нче февралендә Саба районы Төбәк авылында туган. Гаиләдә дүрт бала булганнар. 1937 нче елда Төбәк җиделлык мәктәбенә укырга керә һәм 5 класс белем ала. Мәктәптә укудан туктагач, төрле эшләрдә эшләп, әниләренә булыша. Колагы ишетмәү сәбәпле, армиягә алмыйлар. Сугыш башлангач, әтисе Гадельша абый, шулай ук олы абыйсы Әхмәтвәли сугышка китәләр. Әтиләре исән-имин туган якларына әйләнеп кайта, ә абыйлары бу шатлыкларны күрә алмый, яу кырында гомерлеккә ятып кала.

ГАДЕЛЬШИНА КӘРИМӘ ЮНЫС КЫЗЫ

1930 нчы елның 2 нче февралендә Саба районы Татар Икшермәсе авылында туган. Әтисе Хөсәен улы Юныс сугышның беренче көннәреннән сугышка киткән. 1941 нче елның декабрендә бармагын өздергән һәм госпитальгә салганнар. Шуннан, рөхсәт сорап, гаиләсе янына кайткан. Әтисе кайтып 2 көн торгач, 1924 нче елгы абыйсы – Юнысов Әһлиулланы сугышка алып киткәннәр. Баргач та сугышка керүе турында бер хат язып салган, ләкин шуннан соң бер хәбәре дә килмәгән, хәбәрсез югалган. 1942 нче елда бармагы төзәлгәч, әтисен кире сугышка алып киткәннәр.

ГАЗДАЛОВ МӘХМҮТ ГАЗДАЛЕТДИН УЛЫ

Газдалов Мәхмүт Газдалетдин улы Истәлекләр

ГАЗИЗОВА ХӘЛИМӘ МИҢНУЛЛА КЫЗЫ

Газизова Хәлимә Миңнулла кызы 1927 елның 8 ноябрендә Арча районы Чөмә-Елга авылында туа. 4 еллык башлангыч белемне дә Чөмә-Елга авылында ала. 1941 елда сугыш башлангач авылдан ир-егетләр китеп бетә. Барлык хуҗалык эшләре бала-чага, хатын-кыз җилкәсендә була. Балалар колхозның яшелчә бакчасында кыяр, кәбестә, кишер үстерәләр. Кышын фермада маллар карарга, сыер саварга булышалар. Атлар, сыерлар җигеп басуларда, ындырда төрле эшләр эшләгәннәр. Борчак , печән чабуда катнашканнар.