Труженики тыла

ГАЛИМУЛЛИНА МИННЕВАФА ГАЛИМУЛЛА КЫЗЫ

МинневафаГалимулла кызы 1919елның 16гыйнварында ОлыШыңар авылындаалты балалы гаиләдәөченче бала булып туа. Ике яшь булганда Минневафа апаның әнисе улепкитү сәбәпле, үги әни тәрбиясенә кала. Дүрт класс белем алып кала. Укуындәвам итү Минневафа әбигә насыйп булмый. Кул астына керә башлагач ,әнисенә ярдәм итә башлый. Көченнән килгән бөтен эшкә булыша. Нурлыходә апасы белән Минневафа апа Донбаска шахтага акча эшләргә китәләр. 1941 елгы Бөек Ватан сугышы башлангач, алар эвакуацияләнәләр. Шахтадан туган якларына кайтарылалар. Шәмәрдәндә вагоннар тоиләр.

ГАЛИМУЛЛИНА РӘШИДӘ БӘЙРАМ

Галимуллина Рәшидә Бәйрам кызы Татарстан Республикасы Яңа Чүриле районы Арча кантоны Түбән Утар авылында 1930нчы елның 7нче мартында туа.Әтисе - Бәйрәмгали, әнисе -Сания гади авыл кешеләре. Гаиләдә җиде бала булалар. Балачагы авыр елларга туры килә, күп балалы гаиләдә кием –салым да, ашарга ризык та җитенкерәми. 7-8 яшьләрдә башлангыч мәктәпкә укырга керә, 4елда аны тәмамлый. Аннары хәзерге Югары Утар балалар йорты урынында урнашкан ТБУМ-җидееллык мәктәпкә укырга менә. 5-7классларны шунда тәмамлый. Мәктәптә ударниклар сафында йөри.

ГАЛИМҖАНОВА РЕЗИДӘ ГАРИФ

Галимҗанова Резидә Гариф кызы 1932 нче елның 25 июлендә Саба районы Курсабаш авылында дөньяга килә.Минем әбиемә сугыш башланганда 10 яшь булган. Әбиемнең әтисе сугыш кырында ятып калган. Әбием гаиләдә иң олы булганга бөтен авырлык аның җилкәсенә төшә. Ул кыр эшләрендә эшли, өй тирәсендә булыша, балалар караша.Шул елларда әбиемнең күргәннәре һаман исендә.

ГАЛИМҖАНОВА ТӘНЗИЛӘ ЗАКИР КЫЗЫ

Галимҗанова Тәнзилә Закир кызы 1931 елның 5 нче ноябрендә Пәрәү авылында туып усә. Биш бала арасында Тәнзилә апа өченчесе. Бала чактан колхозның төрле авыр эшләрендә хезмәт куя, утын турый, урак ура. Пәрәү авылы егете Газизҗан белән ике ул бер кыз үстерәләр. Куп еллар алшама складында эшли. 1986 елда пенсиягә чыга. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” , юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә яши.

ГАЛИУЛЛИН НУРӘХМӘТ ХӘКИМ УЛЫ.

“Без - сугыш елы балалары, - ди тыл ветераны Нурәхмәт Хәким улы Галиуллин. Безнең буын язмышына тирән эзен салды ул сугыш”. Яшьләренә күрә күпкә олыгайта аларны сугыш, берсе артыннан берсе авырлык-сынаулары белән чыныктыра, ныгыта да. Бөтен гомерләренә җитәрлек күркәм сыйфатлары әнә шул елларда ук бөреләнмәгәндермени? Тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең һәм тырышлыгың белән ирешергә өйрәнгән, егылсаң да еламаска, тешен кысып түзәргә, сер бирмәскә күнеккән алар. Нурәхмәт абый 1931 нче елның 5 нче маенда Мәрҗән авылында дөньяга килә.

ГАЛИУЛЛИН ШАРИФ АЮПОВИЧ

Гәлиуллин Шәриф Әюп улы 1930 нчы елның 3 июнендә туа. 5 класс белемле. Армия сафларында чик буе гаскәрләрендә, 1950нче елдан 1954 нче елга кадәр хезмәт итә, кайткач, колхозда 20 елга якын склад мөдире булып эшли. 1957 нче елда өйләнә. 3 бала үстерәләр. Сугыш еллары, авылдагы хезмәт турында түбәндәгеләрне искә ала:

ГАЛИУЛЛИНА БИБИСАРА САЛӘМ КЫЗЫ

Бибисара Саләм кызы Галиуллина – тыл хезмәткәре, РФ хезмәт ветераны. 1930 нчы елның 1 сентябрендә Апас районы Үтәмеш авылында икенче бала булып, колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Сугыш башланганда Бибисара апага бары тик ун яшь була. 11 яше тулган көн анын өчен бәйрәм түгел, ә иң авыр көннәрнең берсе булып, кыз бала йөрәгенә тирән яра сала. Бу көнне аның әтисен сугышка алып китәләр. Шул көннән башлап кечкенә Сара өчен әтисез авыр тормыш башлана. 1943 нче елның 31 нче августы бу гаиләгә кара кайгы, әтиләренең үлгән хәбәрен алып килә.

ГАЛИУЛЛИНА ГӨЛЗИФА ГАЛИУЛЛОВНА

Галиуллина Гөлзифа 1930 елның 13 февралендә Галиулла абзый белән Мәмдуха апа гаиләсендә өченче бала булып дөньга килгән.Әнисе 1896 елгы,ә әтисе аннан да олырак булган. Өч балалары-Бибисылу, Ташмөхәммәт һәм Гөлзифа булган. Шушы вакытларда колхозлашу чоры башланган. Ләкин үзенең аты,сыеры булган Галиулла абзыйның колхозга керәсе килмәгән. Үзләре теләп колхозга кермәгәч, аларның бөтен эйберләрен алып чыгып бетергәннәр. Башта атны,сыерны,табак-савытларга кадәр талап бетергәннәр. Озакламый әтиләре Галиулла абзый да үлеп киткән.

ГАЛЛӘМОВА ЗӘЙНӘП ГАЛЛӘМ КЫЗЫ

1924 елның 17 июнендҽ Юлбат авылында туган. Озак еллар кошчылык фермасында эшли, 1956 елда ВДНХга бара. ―Ворошилов‖ исемендҽге колхозда эшләгән. Тыл ветераны. 1972 елда ―Почет билгесе‖ ордены; Бҿек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60 еллык юбилей медальләре, 1970 елда ―1941-45 еллардагы батыр хезмҽте ҿчен‖ медале белҽн бүләкләнгән. 2010 елның 9 сентябрендҽ вафат булган, Юлбат авылына җирәнгән.

ГАЛЛӘМОВА ОМЕЛХОДА МИННЕБАЙ КЫЗЫ

Олы Нырты авылында туган, Лесхоз авылында җирләнгән. Сугыш елларында “Чулпан” колхозында эшли. “1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 325521 от 28.09.1948). Сугыш вакытында берничә мәртәбә окоп казырга барып кайта. Колхозга кайткач, фермада мал карыйлар иде: чиләкләп су ташып, басудан сенажны алып кайтып ашаттылар. Төннәрен, кеше җитмәгәнлектән, чиратлашып охранда торалар иде. (тыл ветераны Шәмсетдинов Шәйхелислам истәлекләреннән)