Труженики тыла

ГАЙНЕТДИНОВА КӘҮСӘРИЯ ВАФА КЫЗЫ

. Туган көне, ае, елы: 25.06.1940 Туган урыны: Саба районы Сабабаш авылы .Яшәү урыны: Саба районы Урта-Нырты авылы Гаиләдә өч бала булганнар. Хәзерге вакытта абыйлары вафат,сеңлесе Рушания Сабабашта яши. Әтиләре Вафа Закир улы 1945 елда сугыштан кайткан. Аннан гаиләсен ташлап чыгып киткән.Әниләре сатучы булган.Булган әйберләрен сатып балаларын киендергән,туйдырган.Кәүсәрия апа 3 класс белемле.14 яшендә урманда чокырлар казып, агачларутыртырга һәм башка эшләргәйөргән. Урта Нырты авыл егете Мәсвәли белән тормыш корып , 3 бала үстерәләр.

ГАЙНУЛЛИНА- ДАВЛЕТШИНА АНИЯ ИБРАГИМОВНА

Мин Дәүләтшина Ания Ибраһим кызы 1931 елның 15 июнендә Олы Карамал авылында туганмын. Эш стаңым бер урында 40 ел. Лаеклы ялга чыкканчы "Большевик" колхозында хисапчы булып эшләдем. коммунистлар партиясе составында 36 ел член булып тордым. Төрле эшләрдә катнаштым. 1941 елда әти сугышка китте. Әни белән без азрак чирәм ертканыбызны хәтерлим. тормышны бер урыннан икенче урынга күчереп, маллар аз калган. 1942-1943 елларда без бик ачыктык. Энем Илдус белән чиләк, кайчы алып алабута җыйдык. Бервакыт Ишем авылында детдом ачылганын белдек, энем Илдус шул детдомга китте.

ГАЙНУТДИНОВА МИНЗИФА ҖИҺАНГИРКЫЗЫ

Урта Нырты авылында туган һәм җирләнгән.“1941-1945 нче елдагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәте өчен”медале белән бүләкләнә (№ 325561 от 28.09.1948)

ГАЛЕЕВА НӘГЫЙМӘ ХӘБИБУЛЛА КЫЗЫ

Галеева Нәгыймә Хәбибулла кызы 1928 нчы елнын 21 мартында Минзәлә районы иске Иркәнәш авылында туа. Ун яшьтән утын турый, урак ура. Сугыш елларында Зеленодол шәһәрендә ФЗО эшли. Шунда Пәрәү авылы егете белән танышып, аңа кияүгә чыга. Аннары Лаешка район үзәгенә күчеп кайталар. Анда ындыр табагында, кирпич заводында эшли. Авылга 1955 елда өй салалар, кучеп кайталар. Авылда яшелчә бакчасында озак еллар эшли. Шуннан пенсиягә чыга. Ире Гани белән ике кыз, ике ул устерәләр. “Фидакарь

ГАЛЕЕВА НАИЛӘ МОСТАФА КЫЗЫ

Галеева Наилә Мостафа кызы 1932 елны Чаллы районы Яңа Сарайлы авылында туа. - Сугыш вакытында миңа 13 яшь иде. Басуга чәчүгә яланаяк чыгып алдан ызан ясап бардык. “Әбәт вакыты” җиткәндә флаг күтәрәләр иде. Гел ач йөрдек. Бервакыт флагны иртәрәк күтәрделәр. Без сөенеп ашарга чакыралар дип йөгерәбез, барып җиткәч, сугыш беткән диделәр, – дип сөйләде Наилә әби. 1953 елны кияүгә чыккан, ике кыз һәм бер малай үстергәннәр. Юбилей медальләре белән буләкләнгән. Бугенге көндә Яңа Сарайлы авылында яши.

ГАЛИАКБЕРОВА ТӘХТЕБАНУ ГАЛИӘКБӘР КЫЗЫ

Галиакберова Тәхтебану Галиәкбәр кызы 1930 елның 10 августында, кызу урак өстендә Апас районы Шыгай авылында 7нче бала булып дөнъяга килә. Шул вакыттан бирле 11 яшьлек сабый, олы апалары белән колхоз эшенә йөри башлый. "Урак урдым, печән чаптым, симәнә орлыгына Чирмешәнгә җәяү бара идек, Ындырчыга кайтып җиткәндә чабата тузып беткән чаклар күп булды. Ирләр эше, өлкәннәр эше дип тормадым, эшкә батыр булдым, колхозга тап төшермәдем, чөнки әтием беренчеләрдән булып колхозга керде"- дип искә ала Тәхтебану апа.

ГАЛИАХМӘТОВ МИННЕӘХМӘТ ГАЛИАХМӘТ УЛЫ 1926 НЧЫ ЕЛГЫ

“Миңа яшь ярым булганда Пермьга Часовойга күчеп киттек. Сугыш башланганда мин мартенда эштә идем: тимер кою заводында чыккан металны җыештырдым. Бераздан хәрби заводка снаряд ясарга куйдылар. Бер потлы майга каткан снарядны станокка алып куярга кирәк. Анда бер ел эшләдем. Соңыннан электрик-обмотщик булып эшләдем, электр моторлар ясадым. Алга таба снарядка кирәкле инструментлар ясадык. Сугыш башланган дигән хәбәрне ишеткәч ышанырга да –ышанмаска да белмичә тордык.

ГАЛИАХМӘТОВА МӘРЬЯМ МӘЛИК КЫЗЫ.

1930 нчы елгы.Галиахмәтова Мәрьям Мәлик кызы сөйләгәннәрдән:“Миңа 10 яшьләрдә әтине договор белән Иркутск янына тимер юл эшенә җибәрделәр. Шуннан япон сугышына алдылар. 1941 нче елның апреле иде. Ул елны ачтан бик күп кешеләр үлде. Әнием – Рәбига Рәхмәтулла кызы. Әти киткәч, әнигә 3 бала калдык. Ике энем һәм мин. Миңа ул чагында 11 яшь иде.

ГАЛИЕВА (ШӘЙДУЛЛИНА) ВАЗИФА ШӘЙДУЛЛА КЫЗЫ

Саба районының Тенеки авылында яшәүче Вазыйфа әби Галиева (Шәйдуллина Вазыйфа Шәйдулла кызы) 1914 нче елның 23 гыйнварында Юлбат авылында эшче гаиләсендә туган. Белеме: 4 класс. Гаиләләре ишле булган: үзләре дүрт бала (Зиннәтулла-сугышка Донбасстан китә, Сөнгатулла-сугышка Грузиядән китә һәм шунда кайтып вафат була, Мәлиха, Вазыйфа), тагын – тугыз үги апа, абыйсы. Бүген бертуганнарыннан үзе генә исән-сау. Ишле гаиләнең көнкүреше заманасына күрә җитеш булган, хуҗалык тулы мал-туар тотканнар, иген иккәннәр. Ләкин 1920 елда ярты авыллары яна, халык йортсыз-икмәксез кала.