Труженики тыла

ГАЛӘҮТДИНОВА КАЙНӘТ БАРИ КЫЗЫ

Хезмәт ветераны, Галәүтдинова Кайнәт Бари кызы, 1931 елның 1нче ноябрендә Морзалар авылында колхозчы гаиләсендә туган.1941 елның җәендә сугыш башланганын белдек.

ГАМИРОВА МӨКӘРӘМӘ ХАМАТГАЛИ КЫЗЫ

Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән тыгыз элемтәдә яшиләр. Сугыш вакытларының ачысын – төчесен татыган авылның иң хөрмәтле кешеләренең бүгенге яшәү рәвеше, көн – күреше кызыксындыра аларны, берәр нәрсәгә мохтаҗлык, ярдәм кирәкмиме икән дигән уйлар белән баралар алар. Әмма бүгенге матур дөньяда өлкән буынга бер рәхәтләнеп яшьлек чорларын искә төшереп сөйләшеп утырудан да зуррак бәхет юк . Яңа ел башы белән музей хезмәткәрләре Гамирова Мөкәрәмә апа янында булдылар.

ГАНИЕВ МӨХӘММӘТХАН ГАБДЕЛГАНИ УЛЫ

Ганиев Мөхәммәтхан Габделгани улы 30.11.1883 елны хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Авылның мөхтәрәм кешесе,бик тә хәтерле,укымышлы булган. Иске Кәшер авылы тарихы турындагы байтак кына язмаларны аның сөйләгәне буенча язып калдырганнар. Мөхәммәтхан хатыны Шәмсируан белән өч батыр уллар тәрбияләп үстергәннәр. Уллары : Биктимер 1914 елгы, Габдрахман 1918 елгы, Гата 1924 елгы. Ул 06.10.1970 елны вафат булган, Иске Кәшер авылында җирләнгән. Өч малае да Бөек Ватан сугышында катнаша.

ГАНИЕВА (РӘХИМҖАНОВА) НУРГАЛӘМ РӘХИМҖАН КЫЗЫ .(1912-1999).

“Әниебез Мамадыш районы Сәртек авылында күп балалы гаиләдә туган. Бала чагы ачлык вакытларына туры килә, аннан сугыш башлана. Ачлыкка интеккәч, башка балалар шикелле кырдан черек бәрәңге җыеп ашау, яз җитү белән кычыткан җыю, исән калу өчен тырышу була. Әтисе сугышка китеп хәбәрсез югалу, бу гаилә өчен бик зур кайгы китерә.1960 нчы елда әтиебез белән гаилә корып җибәрәләр. Гомер буе совхозда эшләп лаеклы ялга чыга. 1999 нчы елда каты авырудан соң вафат була. Урта Нырты авылында җирләнгән”, дип сөйли кызы Арикиева Рушания.

ГАППАРОВА ХӘҖӘР ГӘРӘЙ КЫЗЫ

Гаппарова Хәҗәр Гәрәй кызы1932 нче елда Татарстан РеспубликасыСаба районы ЯзлыАрташавылында туа.

ГАРАЕВА ХӘМДЕНИСА ГӘРӘЙ КЫЗЫ

Тыл ветераны Гараева Хәмдениса Гәрәй кызы, 1925 нче елның Татарстан Республикасы Саба районы Язлы Арташ авылында туган.

ГАРАЕВА ХӘМДЕНИСА ГӘРӘЙ КЫЗЫ

Гараева Хәмдениса Гәрәй кызы, 1925 нче елның 5 нче апрелендә Татарстан Республикасы Саба районы Язлы Арташ авылында туган. “1941 елда сугыш башланды.Сугыш башланганын капка төбендәкызлар белән утырганда ишеттем, колхоз рәисе Зәкәр абый кайтып әйтте. Безнең яндагы егетләргә:“Гарипов Хан, Галиев Ханга иртәгә тулы хәзерлек белән сугышка,” -диде.Бик авыр булды. Әниләребез сугыш башланганын ишеткәч, басудан чабып кайтканнар. Сугыш вакытында ашарга булмады, черек бәрәңге, кычыткан, алабута, ашадык,” - дип сүзен башлады.

ГАРАФИЕВА ЭНҖЕБИКӘ РӘҮФ КЫЗЫ

Гарафиева Энҗебикә Рәүф кызы Саба районы Кызыл Мишә авылында 1933 елның 5 декабрендә туа.Ул гади авыл гаиләсендә 4 нче бала булып туа. Гаиләдә алар 6 бала үсәләр. Әтиләре сугышта үлә. Әнисе 6 бала белән ялгыз кала. 1 абыйсы көтү көткәндә 19 яшендә үлә.

ГАРИПОВ ГӘРӘФЕТДИН ФАТИХ УЛЫ

1931 нче елның 2 нче февралендә Кече Кибәче авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 10 яшьбула. 9 балалы гаиләдә 2 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Фатих абый1941 нче елны сугышка китә. 2 тапкыр пленда була. Германиягә кадәр барып җитә. 1945 нче елның август аенда кайта. Гәрәфетдин, олы бала булганлыктан, әнисенең төп ярдәмчесе була.Сугыш чорында 5 класс белем ала. Башта Төбәк авылында җидееллык мәктәптә, аннан соң Икшермә авылына йөреп укый. "Бөтен класска бер дәфтәр, бер китап, бер каурый иде.