Труженики тыла

ГАРИПОВА ГӨЛСИНӘ ГАРИП КЫЗЫ

Гарипова Гөлсинә Гарип кызы 1930 елның 18 нче маенда Сарман районы Шыгай авылында туа. Җиденче классны тәмамлагач, Алабуга училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Гөлсинә апаны Саба районына эшкә билгелиләр. Саба районында озак эшли алмый, чирли. 1948-1949 нчы елларда Теләче авылында балалар йортында эшли. 1949-1951 нче елларда Мөслим китапханәсенең балалар бүлеге мөдире була. 1951 елда үз теләге белән Нөркәй авылы китапханәсенә эшкә кайта, шунда кияүгә чыга. Гөлсинә апа китапханәдә бик күп масса-чаралар үткәрә, авыл советы эшләрендә актив катнаша.

ГАРИПОВА КӘРИМӘ ВАКЫЙФ КЫЗЫ

Гарипова Кәримә Вакыйф кызы 1914 елның 15 маенда Яңа Камка (Мәүләшә) авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Гомере буе колхозда эшләгән. 11 бала анасы. 1998 елның 1гыйнварында вафат була. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

ГАРИПОВА КӘРИМӘ ГАРИФ КЫЗЫ

Гарипова Кәримә Гариф кызы 1929 нчы елның 1 январендә Боламык авылында дөньяга килә. 7 класс белем алгач, Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә. Укуын тәмамлаган яшь белгечне 1947 елның 1 июлендә үз ишекләрен ачкан балалар китапханәсенә мөдир итеп эшкә алалар. Кәримә Гариф кызы китапханәдә 1953 елга, мөгаллимлек эшенә күчкәнчегә кадәр эшли. Азалак, Иске Минзәләбаш, Сарман авылларында укыта. Тормыш иптәше белән 2 кыз - Илмира белән Фәридәне тәрбияләп үстерәләр. Фәридә әнисе хезмәтен дәвам итеп, Мәскәү шәһәрендәге китапханәдә инглиз бүлегендә китапханәче булып эшли.

ГАРИПОВА МӨНӘВӘРӘ АХУН КЫЗЫ

1931 нче елның 6 нчы июнендә Саба районы Сад-Ключ (хәзерге Көек) авылында алты балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. 1938 нче елда Нырсы мәктәбенә 1нче класска укырга керә. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа бары 10 яшь була. Сугыш башлану хәбәрен әнисеннән ишетә. Мәктәптә укулар туктатыла. Укыган чорлары Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы бик авыр елларга туры килә.

ГАРИПОВА РАУЗА ЗАКИР КЫЗЫ

Гарипова Рауза Закир кызы 1925 елның 25 нче июлендә Пәрәү авылында Сабир белән Гаишә гаиләсендә туып усә. Гаиләдә җиде бала, Рауза апа беренчесе. Яшүсмер чактан урак ура, утын турый, орлык ташырга йөри. 1941 елда окоп казый бара, Каравай бистәсенә детальләр ясау эшенә җибәрәләр. Шушы авыл егете Миннегалигә кияүгә чыгып, ике ул, ике кыз үстерәләр. Колхозның төрле эшләрендә эшләп, лаеклы ялга чыга. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны”, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә кызы Рузалия, кияве Рифкат тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

ГАРИПОВА СӘЛИМӘ ГАСЫЙМ КЫЗЫ

Гарипова Сәлимә кызы 1931 нче елны Саба районы Чәүкә авылында туган. Сәлимә апага 10 яшь булганда сугыш башланып китә. Аның сөйләве буенча, сугыш вакытында бик авыр булган, салам ягып, кычыткан ашап торганнар. Сугыш беткәч, Сәлимә апа шулай ук Саба гимназиясендә дә эшләгән, ә соңыннан мәктәп интернатында пешекче булып эшли башлаган. Хәзерге вакытта ул үзенең малайлары, киленнәре, оныклары һәм оныкчыклары белән яши. “Һәр айны пенсия алам” – ди, Сәлимә апа. Шулай итеп, Сәлимә апа яхшы һәм матур тормыш алып бара.

ГАРИПОВА ӘМИНӘ ХАҖИӘХМӘТ КЫЗЫ

1928 елның 5 нче июлендә хәзерге Теләче районы Урта Мишә авылында төпчек бала булып дөньяга килә. Яшьтән әтиләре үлеп, авыр тормышта ятим үсә. Баландыш җидееллык мәктәбендә укып белем алгач, 1944 елда 14 яшендә Саба районы Урта-Саба авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Казанда педучилищеда читтән торып укып, педагогик белем ала. Ләкин 9 ел эшләгәч, кыскартылуга эләгә.

ГАРИФУЛЛА БАДЫЙК УЛЫ ХӘСӘНОВ

Гарифулла ага Хәсәнов күкрәгенә юбилей медален Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе беркетте Гарифулла ага Хәсәнов өчен быелгы Ватанны саклаучылар көне гомер онытылмаслык сөенечле һәм истәлекле булды. Бәйрәм алдыннан Казан Кремлендә узган тантаналы очрашуда "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медален аның күкрәгенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе беркетте. -Минем бөтен гомерем туган авылым Иске Салманда үтте, - дип сөйли...

ГАРИФУЛЛИН ГАРИФУЛЛА СӨНГАТ УЛЫ

Гарифуллин Гарифулла Сөнгат улы җилкәсендә озын һәм кызыклы тормыш. Ул 1931 елның 7 гыйнварында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Сөләй авылында туган. Тыл ветеранына 90 яшь тулган көнне искә алырлык истәлекләре дә бар. "1941 елның 22 июнендә сугыш башланды, миңа 10 яшь иде, әтине сугышка алдылар, гаиләдә алты бала калды. Бөтен эш өлкәнрәкләр җилкәсенә ятты. Колхозда эшли башладык, җәен чәчтек, җыештырдык, урман кистек, барысын да кулдан. Әтисе сугыштан кайтмый, ятим кала. Барлык кыенлыкларга да карамастан, 1947 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый.

ГАРИФУЛЛИНА (ГАРИПОВА ) РӘХИМӘ ГАРИФ КЫЗЫ

Гарифуллина (Гарипова ) Рәхимә Гариф кызы 1924 нче елда хәзерге Сарман районы Боламык авылында туа. Башлангыч белемне Мортыш Тамак авылында алып, урта мәктәпне Сарманда тәмамлый. 1956 нчы елда Иске Кәшер авыл китапханәсе мөдире булып эшли башлый. Читтән торып Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый. Ул үзенең эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Төрледән- төрле масса чаралар үткәрә, укучылар составы тулыландыра.