Труженики тыла

ГАЛИЕВА ГАКИФА ГАБДУЛХАК КЫЗЫ

Алексеевский районың Зур Тигәнәле авылында 1925 елның 23 маенда туган. Ул Казан медецина институтын тәмамлаган. 1948 елдан Мортовский районында райздравта «заведующий отделением» булып эшли башлаган. Норлат шәхәрендә 1985 елга кадәр хирургия булеге җитэкчесе булып хезмәт иткән. 2001 елга кадәр Норлатта анколог булып эшли. Галиева Гакифа Габдулхак кызының: "Медаль за победу 1941-1945 г." "Медаль за доблестный труд 1955 г." "Медаль за доблестный труд 1956 г." "Медаль за доблестный труд 1957 г."

ГАЛИЕВА РӘХИМӘ ВАФА КЫЗЫ

Дәхшәтле сугыш елларында хатын-кызлар! Галиева Рәхимә Вафа кызы (1910-1992) Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулу белән бәйле истәлекле дата якынайганнан-якыная бара. Тарихи хәтерне саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан безнең илдә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

ГАЛИЕВА ТӘНЗИЛӘ МОТЫЙГУЛЛА КЫЗЫ

Галиева Тәнзилә Мотыйгулла кызы 1930 - елның 1 - маенда туган. 1938- елда 1 - сыйныфка укырга кергән. 12 яшендә 9 яшьлек энесе белән ятим калган. Ачлыктан үлмәс өчен мәктәпне ташлап төрле эшкә йөри. Балачагы сугыш елларына һәм сугыштан соңгы чорга туры килә. 1950 - елда СМУ - 4 төзелешкә эшкә керә. 1960 - елда Кама – Исмәгыйль авылына килен булып төшә. 1973 – 1982- елларда УКПН “ ВОХР”дакаравылда эшли. Лесхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Кама – Исмәгыйль авылында яши. 1995- елда “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945г.г.” медале.

ГАЛИМОВ ТАҺИР ГЫЙМАДИ УЛЫ

Галимов Таһир Гыймади улы 1927 елның 15 маенда Кама Тамагы районы, Кече Мәрәтхуҗа авылында туган. Олы Карамалы урта мәктәбен тәмамлаагннан соң армия сафларына алынган. Армиядан соң туган ягына кайткач, 1948 елда 3 еллык агрономнар мәктәбенә (Тәтеш районы узәгендә) укырга керә һәм 1951 елда уңышлы тәмамлый. 1952 елда белем алуын читтә торып дәвам итә (1958 елда тәмамлый).

ГАЛИМОВА НИНА МӨХӘРРӘМ КЫЗЫ

Әминә (Нина) апа Галимова Мәскәү шәһәрендә дөньяга килә. 4 яше тулганчы анда яшиләр алар. Аннан соң Апас районы Черкен авылына кайталар. этисе Мөхәррәм абзыйны Коми АССРга, сөргенгә җибәрәләр. Купмедер вакыт узгач, әтисе кайтып, аларны кире Мәскәүгә алып китә. 5 классны анда тәмамлый. 1937 елда кабаттан әйләнеп кайталар һәм 6 классны монда тзмамлый. Сугыш башланганда Тәтештә булалар биредә 10 классны тәмамлый. Бик купне күрә үз гомерендә. “1944 елда Мәскәү яны урманнарында агач әзерләү, андагы туңулар, авыр хезмәт бер дә истән чыкмый” – дип искә ала ул.

ГАЛИМОВА РӘШИДӘ ГАЛИМУЛЛА КЫЗЫ

1930 нчы елның 12 нче апрелендә Балтач районы Чепья авылында биш балалы гаиләдә туып, үсә Рәшидә апа. Сугыш чоры балаларыныкы кебек үк аның да тамагы ризыкка туймый, кияренә юньле киеме булмый. Шул ачлык-ялангачлык аркасында мәктәптә уку да эләкми аңа, соңрак кына үзлегеннән укырга, язарга өйрәнә. 12 яшеннән сыер сава башлаган кыз, гаилә корып, Әлмәт авылына килен булып төшкәч тә, 38 ел савымчы булып хезмәт куя. Ире Габделбарый белән дүрт кыз, бер ул үстергәннәр алар. Кызларының еракта яшәве генә бераз борчый Рәшидә апаны. Улы Сәүбән тәрбиясендә гомер кичерә ул.

ГАЛИМОВА ХӘДИЧӘ КАЮМ КЫЗЫ

Галимова Хәдичә Каюм кызы 1932 нче елның 2 гыйн- варендә Лаеш районы Пәрәү авылында туган. Хәдичә апа 3 нче бала булып дөньяга килә. Барысы 5 бала үсәләр, 11-12 яшьтән урак ура башлый, 16 яшьтән сыер саварга керә. 7 ел сыер сава. 1953 елда районга депутат итеп сайлана һәм 1954 елда Мәскәүгә бара. 1957 нче елда кияүгә чыга һәм төзелештә эшли башлый. Соңрак тагын сыер савучы булып эшли. Барлыгы 18 ел сыер сава, 1977 елда тагын икенче тапкыр районга депутат итеп сайлана . “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” , юбилей медаль-

ГАЛИМОВА ӘНИСӘ ҖАМАЛЫЙ КЫЗЫ.

“Әти сугышка киткәндә бер әнигә 5 бала калдык. Ашау яклары бик авырдан иде.Икмәк бик аз булгач, яз чыгу белән кырлардан өшегән бәрәңге, ә болыннардан кузгалак җыеп ашый идек. Безнең сыерыбыз бар иде-шуңа күрә ачтан да үлмәдек. Сыер саварга утырганда, әни безнең барыбызны да савыт тоттырып, үз янына тезеп утырта иде. Без җылы сөт эчеп, тернәкләнеп китә идек. Әнинең зур тырышлыгы аркасында безгә ачка тилмереп утырырга бик туры килмәде. Шушы ук сыерларны ат урынына җигеп, әни белән басулардан көлтәләр ташыдык.

ГАЛИМУЛЛИН ҺИДИЯТУЛЛА ГАЛИМУЛЛА УЛЫ

Татарстан Республикасының Саба районы Эзмә авылында 1931 елның 20 июнендә туган. Аларның гаиләсе җитеш тормышлы гаиләләрдән саналган. Һидиятуллага 7 ай вакытында аның әтисе авырып үлеп киткән. Ул вакытларда илдә колхозлаштыру чоры башлана. Авыл байларының атларын, сыерларын, йорт җирләрен яңа хөкүмәт вәкилләре җыеп алып чыгып китәләр. Шул исәптән безнең бабайларның да. Аларга бер иске йорт кына калдыралар. Шулай итеп аларның әниләре бер әйберсез 4 кечкенә бала белән торып кала. Һидиятулла кечкенәдән колхозда эшли башлый.