Герои Советского Союза

САФИН НӘКЫЙП САФА УЛЫ (15.3.1921— 22.5.1987)

Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 елда Арча районы Мирҗәм авылында туган. Милләте- татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшләгән. 1940 елдан Совет Армиясендә. 1944 елдан- КПСС әгъзасы. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан.

САФИУЛЛИН ГАНИ БИККЕНӘ УЛЫ (1905–1973 ГГ. )

Сафиуллин Гани Биккенә улы 1905 елның 1нче июнендә Арча районының Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туган

ФИЛИПОВ ГОРДЕЙ ИВАН УЛЫ

1904 елның 1гыйнварендә хәзерге Татарстан Республикасы Әлки районы Катюшино авылында туган. Милләте – рус. 4 сыйныф укыган, Ярославль өлкәсендә торф чыгару предприятиясендә эшләгән. Гражданнар сугышында катнашкан. 1942 елдан Кзыл Армиядә, шул ук вакытта фронтта.

ХӘБИБУЛЛИН МИНҺАҖ ХӘБИБУЛЛА УЛЫ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕНА ТӘКЪДИМ ИТИЛГӘН

Батальон командиры Хәбибуллин сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы героена тәкъдим ителә. Соверлар Союзы герое, армия генералы А. Жадов "Дүрт ел сагыш" исемле китабында М.Хәбибуллинның батырлыгы хакында сокланып телгә ала ." Шунысы кызганыч, Советлар Союзы героена тәкъдим итү өчен җибәрелгән документлар кайдадыр югалып калалар",- дип яза ул. Сугыштан соң Әлки һәм Чиябаш МТСларын җитәкли , "Актай" совхозы директоры була. 1958-1970 елларда Әлки райпосын җитәкли.

ҖИҺАНГИРОВ МӨХӘММӘТ СОЛТАНГӘРӘЙ УЛЫ

ҖИҺАНГИРОВ Мөхәммәт Солтангәрәй улы (1923, Үзбәкстан Республикасы, Ташкент өлкәсе Янгиюл районы - 30.9.1943, Днепропетровск өлкәсе, Солянск районы Войсковый авылы), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, үлгәннән соң), ефрейтор (1943). Кызыл Армия сафларына алынганчы туган авылында колхозда эшли. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 198 нче аерым укчы полкта автоматчы (6 нчы армия). Воронеж һәм Көньяк-Көнбатыш фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Ворошиловград, Урта Дон операцияләрендә (икесе дә - 1942), Украинаны азат итү сугышларында катнаша.

ҖӘЛИЛ (ҖӘЛИЛОВ) МУСА МОСТАФА УЛЫ

ҖӘЛИЛ (Җәлилов) Муса Мостафа улы (15.2.1906, Оренбург губернасы Мостафа авылы - 25.8.1944), шагыйрь, Советлар Союзы Герое (1956, үлеменнән соң). 1914-19 елларда Оренбург шәһәрендә «Хөсәения» мәдрәсәсендә, 1919-24 тә Татар халык мәгарифе институтында укый. 1925-27 дә Оренбург, Орск шәһәрләрендә ВЛКСМның өяз комитетларында инструктор булып эшли. 1927-38 дә Мәскәүдә яши. 1928 дән - «Кечкенә иптәшләр», 1929 дан - «Октябрь баласы» журналларының җаваплы мөхәррире, бер үк вакытта Мәскәү университетында укый (1927-31).

ӘБДЕРӘЗӘКОВ АЛИ КАСЫЙМ УЛЫ

ӘБДЕРӘЗӘКОВ Али Касыйм улы (21.12.1912, Сембер губ., Сөнгәләй өязе Зөябаш а. - 1989, Алтай крае, Целинный а.), Сов. Союзы Герое (22.2.1944), сержант (1943). Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1935), зоотехник булып эшли. 1941 елның июненнән Кызыл Армиядә, 1942 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, сапёрлар батальоны отделениесе командиры (6 нчы армиянең 333 нче укчылар дивизиясе). Воронеж, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кырымны, Польша, Украинаны азат итү, Берлинны алу сугышларында (1945) катнаша.

ӘБЕЛХАНОВ САДЫЙК ФӘХРЕТДИН УЛЫ

ӘБЕЛХАНОВ Садыйк Фәхретдин улы (15.3.1915, хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең, Кызыл Октябрь районы Семёновка авылы - 27.9.1943, Днепропетровск өлкәсенең Солянск районы Войсковый поселогы), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, вафатыннан соң), сержант (1943). 1938 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында катнаша (1939-40). 1942нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1248 нче танкка каршы истребительләр полкында (12 нче армия) туп төзәүче. Көньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында Сталинград сугышында катнаша (1942-43).

ӘГЪЛЕТДИНОВ ФӘЙЗУЛЛА ХАҖИ УЛЫ

ӘГЪЛЕТДИНОВ Фәйзулла Хаҗи улы (15.3.1915, хәзерге Мөслим районы Бүләк авылы - 29.10.1988, Туймазы шәһәре), Советлар Союзы Герое (23.10.1943), өлкән сержант (1943). 1936-38 елларда Кызыл Армиядә Хәсән күле янындагы сугышта катнаша (1938). 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, взвод командиры ярдәмчесе, сержант (40 нчы армиянең 309 нчы укчылар дивизиясе 955 нче укчылар полкы). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 22 сентябрендә Днепрны кичкәндә һәм уңъяк ярда плацдарм яулаганда батырлык күрсәтә.