
ЧУЛКОВ АЛЕКСЕЙ ПЕТР УЛЫ 1908 елның 30 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасы Әлки районынын Юхмачы авылында эшче гаиләсендә туган. Милләте – рус. Мәскәү пединститутының рабфагын һәм 1 курсын тәмамлаган. Мәскәүдә эшләгән.1931 елдан КПСС әгъзасы.1933 елда Совет Армиясенә алынган.1934 елда очучыларның Луганск хәрби- авиация мәктәбен тәмамлаган.
1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнашкан.
елның июненнән Бөек Ватан сугышында.
Ерак арага очучы 17-нче авиадивизиянең 751-нче авиация полкында эскадрилья командирының сәяси эшчеләр буенча урынбасары булган. Әле 1941 елда ук Берлин шәһәрен бомбага тоту өчен ике очыш ясаган. Майор Чулков экипажы дошманның ерак тылындагы – Будапешт, Данциг, Варшава, Кенигсберг шәһәрләрендәге хәрби промышленность объектларын, аэродромнарын бомбага тоткан. 1942 елның ноябренә кадәр майор Чулков дошман тылындагы хәрби –промышленность объектларын һәм аның алгы сызыктагы гаскәрләрен бомбага тоту өчен 114 сугышчан очыш (111ен төнлә) ясаган.1942 елның 7 ноябрендә Орша шәһәре районында, сугышчан бурычын үтәп кайтканда, зенит утына эләгеп һәлак булган.
Советлар Союзы Герое исеме 1942 елнын 31 декабрендә,үлгәннән соң бирелгән. Ике Ленин һәм ике Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән.
Фото №18095. убр.
Фото №18099. Фото. Вручение наград в Кремле личному составу дивизии авиации дальнего действия (АДД). Москва. Апрель. 1942
Фото №18103. убр.
Фото №18107. Фото. Экипаж Чулкова А.П. г. Серпухов. Сентябрь. 1943
Фото №18111. Вырезка из газеты с заметкой о бомбардировщике ИЛ-4 приобретённого на средства колхозников Татарии. 1940-е годы
Фото №18123. Фото. Вручение наград в Кремле. Москва. Апрель 1942 года
Фото №18119. Картина. Лебедев А. Чулков А.П. (1908-1942) - Герой Советского Союза Россия. 2007. Холст, пастель
Фото №18131. Книга. Худов Ю.Н. Крылатый комиссар. 2008
Фотографии из Историко-краеведческого музея Юхмачинской средней школы.
Фото №18059. Памятник погибшим в годы Великой Отечественной войны. с. Юхмачи. Алькеевский район. 2014
Фото №18063. Памятная плита в честь Героя Советского Союза Чулкова А.П. (1908-1942) в мемориальном комплексе с. Юхмачи. 2014