ИСАЕВ АЛЕКСЕЙ ПЕТРОВИЧ
ИСАЕВ Алексей Петрович (1906, Казан губернасы, Зөя өязе Малый авылы - 22.1.1945, Будапешт шәһәре, Венгрия), Советлар Союзы Герое (28.4.1945, үлгәннән соң), сержант (1945). Колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 42 нче укчы полкның автоматчылар ротасында отделение командиры (46 нчы армиянең 180 нче укчы дивизиясе). Төньяк Кавказ, Көньяк-Көнбатыш фронтлар гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Болгария, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша (1943-45).