Герои Советского Союза

ЗАСОРИН ИВАН МИХАЙЛОВИЧ

ЗАСОРИН Иван Михайлович (8.4.1913, Калуга өлкәсе, хәзерге Козельск районы Стенино авылы - 29.5.1985, Яшел Үзән шәһәре), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), майор (1955). Артиллеристлар курсын тәмамлый (1941). 1935 елдан Кызыл Армия сафларында. Хәсән күле янында японнарга каршы сугышта катнаша (1938). 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 11 нче артиллерия бригадасының 525 нче җиңел артиллерия полкы батарея командиры (46 нчы армиянең 7 нче артиллерия дивизиясе).

ЗАХАРОВ ГЕННАДИЙ МИХАЙЛОВИЧ

ЗАХАРОВ Геннадий Михайлович (25.10.1921, хәзерге Түбән Новгород өлкәсе, Арзамас районы Селема авылы - 26.1.1969, Ленинград шәһәре), Советлар Союзы Герое (26.10.1943), майор (1949). Хәрби элемтә училищесен (1942), Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясен (Ленинград, 1949) тәмамлый. 1930 елдан Казанда яши. 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче аерым элемтә ротасының телефон-кабель взводы командиры (7 нче армиянең 8 нче гвардия укчы дивизиясе).

ЗАҺИТОВ ГАЗИ КАЗЫЙХАН УЛЫ

ЗАҺИТОВ Гази Казыйхан улы (20.8.1921, хәзерге Башкортстан Республикасының Мишкә районы Янагыш авылы - 23.8.1953, шунда ук), Бөек Ватан сугышы герое. Бөре медицина училищесендә укый. 1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1945 тә 136 нчы армиянең Режец артиллерия бригадасы өлкән сержанты, разведчигы.

ЗИННУРОВ НАБИУЛЛА ШАФИГОВИЧ

ЗИННУРОВ Нәбиулла Шәфикъ улы (20.5.1922, Зөя кантоны Татар Мәмәтхуҗасы авылы - 1956, Казан), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), кече лейтенант (1943). 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 15 нче укчы полк батальоны комсоргы (38 нче армиянең 167 нче укчы дивизиясе). Брянск, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Харьков һөҗүм операциясендә (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 нең 3-5 ноябрендә Киевны азат итү сугышында батырлык күрсәтә.

ЗИНОВЬЕВ ИВАН ДМИТРИЕВИЧ

ЗИНОВЬЕВ Иван Дмитриевич (17.1.1905, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Дубовка авылы - 1942), Советлар Союзы Герое (26.4.1940), полковник (1941). 1927 елдан НКВД гаскәрләре сафларында. 1939-40 та совет-фин сугышында катнаша, 4 нче чик сакчылары полкының рота командиры (НКВД гаскәрләре). 1940 ның гыйнвар-февралендә Уома (Финляндия) торак пункты янында фронт коммуникацияләрен саклаганда батырлык күрсәтә. 1940-41 дә М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиядә (Мәскәү) укый. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, укчы дивизия командиры.

ИБРАҺИМОВ ХӘБИБУЛЛА ИБРАҺИМ УЛЫ

ИБРАҺИМОВ Хәбибулла Ибраһим улы (18.1.1912, Вятка губернасы Малмыж өязе, хәзерге Балтач районы Куныр авылы- 18.10.1975, Куныр авылы), Советлар Союзы Герое (21.3.1940), подполковник (1958). Кече лейтенантлар (1938), Команда составын камилләштерү (1943) курсларын, Югары офицерлар бронетанк мәктәбен (1947) тәмамлый. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1934 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша, 128 нче танкка каршы дивизион батарея командиры (7 нче армиянең 86 нчы мотоукчылар дивизиясе).

ИВАНОВ НИКОЛАЙ ПЕТРОВИЧ

ИВАНОВ Николай Петрович (15.11.1904, хәзерге Чуаш Республикасы, Яльчик районы Яльчик авылы - 27.1.1959, Казан), Советлар Союзы Герое (7.8.1943), полковник (1954). Команда составын камилләштерү курсларын, Ф.Э.Дзержинский исемендәге Хәрби академия каршындагы Югары офицерлар академиясе курсларын (Мәскәү, 1947) тәмамлый. 1926-27 елларда һәм 1934 тән Кызыл Армия сафларында. 1943 нең апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 872 нче гаубица артиллериясе полкы командиры (13 нче армиянең 32 нче гаубица артиллериясе бригадасы).

ИВАНОВ ПЁТР АРТЕМЬЕВИЧ

ИВАНОВ Пётр Артемьевич (1909, Казан губернасы, Тәтеш өязе Чолы авылы - 13.4.1944, Украина ССР, Кырым өлкәсе Ашага-Джамин авылы), Советлар Союзы Герое (16.5.1944, үлгәннән соң), рядовой. Тәтеш МТСнда эшли. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 91 нче мотоциклет батальоны отделениесе мотоциклчысы (19 нчы танк корпусы). 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Кырымны азат итүдә катнаша. 1944 нең 13 апрелендә Ашага-Джамин авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә; танклы разведка төркеме составында сугышта яраланып, әсирлеккә эләгә һәм үтерелә.

ИДРИСОВ ГИЛЕМХАН ИДРИСОВИ

ИДРИСОВ Гыйлемхан Идрис улы (16.9.1913, Башкортстан Республикасының хәзерге Благовар районы Яңа Абзан авылы - 5.2.1977, шунда ук), Советлар Союзы Герое (10.4.1945), гвардия өлкән сержанты (1945). Колхозда эшли. 1937-39 елларда һәм 1942 нең маеннан Кызыл Армия сафларында. 1942 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 290 нчы гвардия укчы полкның орудие командиры (5 нче гвардия армиянең 95 нче гвардия укчы дивизиясе). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украинаны (1943-44), Польшаны (1944) азат итү сугышларында, Берлин һәм Прага (икесе дә - 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

ИМАМЕТДИНОВ МӘГЪСҮМ ИМАМЕТДИН УЛЫ

ИМАМЕТДИНОВ Мәгъсүм Имаметдин улы (1898, Башкортстан Республикасының хәзерге Янаул районы Кызылъяр авылы - 11.3.1945, Польша, Ополе шәһәре янында җирләнгән), Советлар Союзы Герое (10.4.1945, үлгәннән соң), рядовой, сапёр. Колхозда һәм авыл хуҗалыгы артелендә эшли. 1941 елның октябреннән Кызыл Армия сафларында. 1942 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 76 нчы аерым штурм инженер-сапёрлар батальоны сапёры (16 нчы штурм инженер-сапёрлар бригадасы). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украинаны (1943-44) һәм Польшаны (1944) азат итү сугышларында катнаша.